Логотип Магариф уку
Цитата:

Аланнарда бала...

Җәй – җитез хәрәкәтләнеп, өч ай эчендә кышка җитәрлек көч-куәт, тәэсирләр туплар чак: биек тауларга менәргә, йөгерергә, велосипедта элдерергә һәм тагын әллә ниләр эшләп өлгерергә кирәк. Җәй җитү белән...

Җәй – җитез хәрәкәтләнеп, өч ай эчендә кышка җитәрлек көч-куәт, тәэсирләр туплар чак: биек тауларга менәргә, йөгерергә, велосипедта элдерергә һәм тагын әллә ниләр эшләп өлгерергә кирәк. Җәй җитү белән, балаларның ялын оештыру мәсьәләсе дә калкып чыга. Авылда әби-бабай янында ял итүчеләргә бу сорау артык кагылмаса да, балаларын җәйге ял аланнарына җибәрүчеләрне бу мәсьәлә бик борчый. Аңлашыла ки: әти-әни үз баласының, вакытын буш эшләр белән үткәрмичә, йә авылда әби-бабайга өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе алуын, йә җәйге аланнарда файдалы ял итүен тели.


image001


 Бу җәһәттән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы программаны тормышка ашыру максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашкан татар укучылары өчен ел саен җәйге тел өйрәнү аланнары оештыра. Җәйге аланнарда ял ничек үтә,  максат-бурычлары  нидән  гыйбарәт,  анда  кемнәр ял итә? Бу сорауларга җавап табу өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Фәргать кызы Мусина белән очрашып сөйләштек.


– Гөлия Фәргатовна, тел өйрәтү лагерьларының максаты нидән гыйбарәт?


— Татар мохитле ял аланы булдыру – беренчел максатыбыз. Әлбәттә, татар мохите дигәч, укучыларны татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыру да, татар телен үстерү-камилләштерү дә, әби-бабаларыбыздан калган мирасны, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерүне дә, тәрбия мәсьәләләрен дә  күз алдында тотабыз һәм шушы юнәлештә эш алып барабыз. Татар балалары үз милләтенең үткәнен белергә һәм, һичшиксез,  горурланырга  тиеш.


image007


— Татарстан Республикасында милли рухлы ял итү аланнары күпме һәм аларның эшчәнлеге нинди принципка корылган? Аларда кайдан килгән укучылар ял итә?


 Быел җәйге тел өйрәтү  аланнарында  2400  балага урын бирелде. Казанда «Дуслык», Арчаның Яңа Кырлай авылында «Без – Тукай оныклары», Актанышта ике сменада «Бүләк», Мамадышта «Нурлы алан» һәм «Тартария»  лагерьлары,  Спас  районында  «Болгар  – туган тел» форумы оештырылды. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, аны Татарстанның барлык районнары, Россиянең 25 төбәге, Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Польшадан килүчеләр тәшкил итә. Узган елны исә Төркия, Бельгия, Таҗикстан, Әзәрбәйҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә укучылар бар иде. Кайвакыт катнаш гаиләдә үскән баланың әтисе йә әнисе: «Балама татар телен өйрәтәсе килә, гаиләдә татарча гына аралашу мөмкинлеге юк, зинһар татар лагерына алыгыз  әле, татарлык  хисләрен  уятып  булмасмы», – дип, гозерен белдерә икән, әлбәттә, мондый үтенечне без кире кага алмыйбыз. Һәр  ял  аланының  максаты татар телен үстерү һәм камилләштерүдән гыйбарәт булса, Актаныш районындагы «Бүләк» ял аланының икенче сменасында инглиз телен өйрәнүгә дә басым ясала. Монда инглиз телен белү укучыларга да, тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да мәҗбүри. Бер яктан, максаты чит телдә аралашу булса, икенче яктан, ял белән бергә алдагы уку елы өчен олимпиадага әзерлек тә булып тора. Әлеге ял аланнарына белгеч- экспертлар Татарстаннан, Санкт-Петербургтан, шулай ук Испания, Литвадан да чакырылды.


— Әлеге ял аланнарына юлламаны каян алырга була һәм аларның бәясе ничек хисаплана?


— Май аенда юлламалар район мәгариф бүлекләренә һәм регионнарга, иҗтимагый үзәкләргә таралып бетә, һәр урында алар, үз чиратында, алдынгы укучыларга бирелә. Тел лагерьлары түләүсез, әти-әниләр, баласын монда ял иттерү өчен, кесәләреннән бер тиен дә түләми, бары тик юл чыгымнарын гына каплый. Юл чыгымнары дигәннән, Татарстан районнарыннан килгән балалар өчен әлеге юл чыгымнары артык күп түгел, ә менә Татарстаннан ерак урнашкан чит төбәкләр һәм чит илләр өчен юл бәясе шактый югары, утызар мең түләп килүчеләр бар. Шулай да, ерак җирне якын итеп, чит илдән һәм төбәкләрдән килүчеләр саны кимеми, киресенчә, арта гына бара. Үзебезнең Татарстан мохите, үз халкыбызның яшәеше, үткәне, рухи кыйммәтләре белән танышу, башкалабызны, тарихи урыннарны үз  күзләре  белән  күрү  теләге  милләттәшләребезне татар мохитле лагерьларга тартып тора. Кайбер регионнарда, мәсәлән, Самара, Курганда да оешты татар ял итү  аланнары. Әмма  күзәтүчән  кытай  егете әйткәнчә, «Казанда оештырылган ял аланнары миллирәк, татарчарак». Әлеге кытай егете бер елны Актанышта, икенче елны Самара аланында ял иткән. Үзенең күзәтүләреннән чыгып, шундый фикерен җиткерде ул.


Бельгия татарлары берлеге рәисе Лилия Вәлиева Испаниядә  татар  балалары  өчен  лагерь  оештырды, анда Голландия, Франция, Бельгиядә яшәүче балалар җыелды, шулай ук Татарстаннан да китүчеләр булды, шулар  арасында  «Голос. Дети»  бәйгесе  җиңүчесе  Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар. Шунысын  әйтергә  кирәк: чит илдәге татар ял итү аланнары тулысынча милли булып бетә алмый, беренчедән, анда мохит  башка, тарихи үткәнебез белән бәйле урыннарны күрү мөмкинлеге юк, икенчедән, татар зыялылары, галимнәре, җырчылары белән берлектә мастер-класслар, остаханәләр  оештыруы  кыен.


image009


Әлеге әңгәмәдән соң Кырлайга, «Без – Тукай оныклары» чатырлы ял аланының ачылу тантанасына юл тоттык. Тукайның «Шүрәле»сендә язылганча, «рәт-рәт гаскәр  кеби  чыршы,  нарат»  урманы  янында  әкияти гүзәл табигать кочагына урнашкан чатырлы аланда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Казакъстан, Оренбург, Удмуртия, Марий-Элдан  килгән  12-17  яшьлек  300  сәләтле  һәм кыю яшүсмер җыелган, араларында икенче тапкыр килүчеләре дә бар. Узган ел бары 150 укучыга гына мондый мөмкинлек бирелгән. Әйтергә кирәк, Тукайның  балачагы  үткән,  аны  үзенә  сыендырган,  гомере буе рухландырган Кырлай авылында шушындый мәртәбәле тел өйрәтү лагеры оештыру, бер яктан, табигый  күренеш  булса, икенче  яктан, укучылар  алдында  зур  җаваплылык  та, чөнки  үзеңне  «Тукай  оныгы» дип белдерткәнсең икән, моның зур  вазифа  икәнен аңлау, тоемлау кирәк – күңелдә Тукай теленә ихлас мәхәббәт хисе булу мөһим.


Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча педагогия көллияте  һәм  Арча  муниципаль  районы  белән берлектә үткәрелгән ял  аланының  программасына  килгәндә, ул татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, укучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен  үзләштерүгә  һәм  Тукайның  тормыш юлын  һәм  иҗатын  тирәнтен  өйрәнүгә  юнәлтелгән. Асфальтны тишеп чыгарга сәләтле үсенте кебек үз сүзен әйтә алырлык көчле яшь буын җыелган  монда. Араларында  берән-сәрән  булса  да  каләм  тибрәтүчеләре  дә  бар. Тукай  сулаган  һава  да, бәлки, шифалыдыр, «Без – Тукай оныклары» исемле укучылар бастырган гәҗиттә кайберләренең шигырьләре дә күренде.


Башка төбәкләрдән килүче яшүсмерләр татар теленә сусап яши, татар телен чарлау – аларның төп максаты. Шунлыктан, телне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү өчен галимнәр, педагоглар тест-тикшерү үткәрә. Килгәндә, татар телен белү дәрәҗәләре түбән дип саналса, ял ахырында телләре шактый чарлана икән. Бер атналык шундый могҗиза!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ