Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр. Яңа җитәкче кем булыр?

Якын көннәрдә Арча районы  мәгариф идарәсендә үзгәрешләр булачак. Моңа кадәр эшләгән җитәкче Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы мәктәп директоры вазифасына күчерелә, ә яңа җитәкче итеп моңа кадәр Түбән Мә...

Якын көннәрдә Арча районы  мәгариф идарәсендә үзгәрешләр булачак. Моңа кадәр эшләгән җитәкче Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы мәктәп директоры вазифасына күчерелә, ә яңа җитәкче итеп моңа кадәр Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры вазифасын башкарган Ибраһимов Алмаз Ринат улы билгеләнүе көтелә. Алмаз Ринат улының 20 ел педагогик стажы бар, “Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен  ”күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.


Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Арча районы  безнең журналларга язылучылар арасында беренчеләр рәтендә. 2017 елның икенче яртыеллыгы буенча саннарга күз салсак,  мәгариф хезмәткәрләре  346 данә “Мәгариф”, 367 данә “Гаилә һәм мәктәп” журналы  алдырачак.


Алмаз Ринат улына уңышлар телибез, алга таба да үзара хезмәттәшлек сүрелмәс дип ышанабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ