Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча – яшь кулибинчылар мәркәзе

Арча ягын моңарчы күренекле әдип һәм җырчы-сәнгатькарьләр туып үскән төбәк дип кенә белә идек. Якын киләчәктә Арча техник иҗат өлкәсендә ирешкән фәнни эшләнүләре, яшь галимнәре белән дә шөһрәт казанач...

Арча ягын моңарчы күренекле әдип һәм җырчы-сәнгатькарьләр туып үскән төбәк дип кенә белә идек. Якын киләчәктә Арча техник иҗат өлкәсендә ирешкән фәнни эшләнүләре, яшь галимнәре белән дә шөһрәт казаначак әле. Бу һич тә арттыру я шапырыну түгел. Районда балалар арасында техник иҗатны пропагандалауга бүгеннән үк ныклап алынганнар.


 

Әйтергә кирәк, «Мәгариф» журналының, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализатор җәмгыте белән берлектә, инде 2009 елдан бирле уздырып килә торган «Яшь кулибинчылар» конкурсында Арча районының Яңа Кенәр, Шушмабаш, Түбән Мәтәскә урта мәктәпләре укучылары елның-елында призлы урыннар яулый. Чөнки аларда техник иҗатка омтылышы булган балалар күңелендәге очкынны дөрләтә алырдай Таһир Фидай улы Сәмигуллин, Рәмлә Равил кызы Нуриева, Гамир Габделхак улы Фазылҗанов кебек укытучы-остазлар эшли. Нинди генә үтемле чаралар оештырмый алар! Әйтик, Түбән Мәтәскә мәктәбе Казандагы «Кызыклы фән һәм фән йорты» белән тыгыз элемтә урнаштырган. Укучылары анда бик еш кунак була. Мәктәптә «Радиосөючеләр, түгәрәге уңышлы эшләп килә. Сызым сызу кагыйдәләренә тирәнрәк өйрәтү максатыннан IX сыйныфта «График грамота элементлары», «Һөнәр сайлау нигезләре» дигән электив курслар укытыла.


Моннан соң Арча районында яшь кулибинчылар тәрбияләү миссиясен үтәүне Арча Укучылар сарае үз җаваплылыгына алачак. Биредә 2 меңнән артык  бала техник, иҗади-эстетик сәләтен үстерә. Аларга 50 педагог белем бирә. 2008 елдан бирле эшләп килүче Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге «Балалар телестудиясе»нә йөрүчеләр, районда узган һәр чараны видеога төшереп, монтажлап, эфирга чыгара. Радио журналистлары өчен аерым түгәрәкләре бар. «Взгляд» дигән балалар фотостудиясендә исә яшь фотографлар иҗат серләренә өйрәнә. Якын киләчәктә Арчаны республикабызның яшь уйлап табучылар мәркәзе итүне үз алларына максат итеп куйды арчалар. Шул җәһәттән, 20 октябрьдә Арчада техник иҗатка тартылган V – IX сыйныф укучылары, аларның остазлары – физика һәм технология укытучылары өчен «Уйлап табулар һәм башлангычлар» дигән темага I районара гамәли конференция зур оешканлык белән үтте. Аның эшендә Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, Казандагы «Кызыклы фән һәм техника йорты» белгечләре, «Мәгариф» журналы .редакциясе хезмәткәрләре , Татарстан язучылар берлеге әгъзалары катнашты. Укытучылар, түгәрәк җитәкчеләре катнашында узган пленар утырышта «Кызыклы фән һәм техника йорты»ның бүлек башлыгы Сергей Рыбаков, Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар жәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь Ринат Нуруллин, «Жиһангирлар» иниңиатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов, «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин һ.б. укучыларның иҗади-тикшеренү эшләрен оештыру, аларда уйлап табучылык һәм рационализаторлык сәләтен үстерү, балаларны космик технологияләр белән таныштыру, укучыларның техник иҗатын массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру, әдәби һәм техник иҗат үсеше мөмкинлекләре, проблемалары хакында сөйләделәр. Казанның «Кызыклы фән һәм техника йорты» каршындагы «Алга» балалар технопаркы белгечләре исә балалар өчен күчмә программа презентациясе оештырды. Балалар, дүрт командага бүленеп, робототехника, ракета төзелеше , кызыклы физика буенча мастер-классларда катнашты. Бәйге дә оештырылды. Әлеге бәйгедә Арча педагогия көллиятеннән Рушан Бәйрәмов, Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Гүзәл Төхвәтуллина, Арчадагы 7 нче урта мәктәптән Камилла Әхмәтова призлы урыннар яулады.


Конференциянең йомгаклау өлешендә «Мәгариф» журналы оештырган «Яшь кулибинчы-2016» конкурсында җиңү яулаган укучыларга, аларның җитәкчеләренә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Бу чарадан укучылар да, укытучылар да бик канәгать калды, күпләре күңелендә техник иҗатка теләк-омтылыш уянмый калмагандыр, мөгаен. Бу чара әле дәвамлы булачак. Киләсе елның гыйнварында Халыкара балалар уйлап табулары көне алдыннан аның II туры уздырылачак. Анда Арча укучылары техник иҗат өлкәсендәге тәүге эзләнү эшләре белән таныштырырга тиешләр. Апрель аенда исә күренекле рус уйлап табучысы И.Кулибинның туган көне уңаеннан район укытучылары арасында, техник иҗат проблемаларын, аларны чишү юлларын яктырткан иң яхшы методик эшкәртмәләрне ачыклау максатыннан, ачык конкурс үткәрергә җыеналар. Арча Укучылар йорты җитәкчелеге киләчәктә «Уйлап табулар һәм башлангычлар» дигән әлеге конференцияне республикакүләм дәрәҗәгә күтәрү максаты белән яна. Хыяллары тизрәк чынга ашсын да, Арчаның XXI гасырдагы яшь кулибинчылары ачышларын күреп сөенергә язсын!


Таһир САБИРҖАНОВ.


Арчада узган «Яшь кулибинчылар» конференциясенең аерым мизгелләре белән Энҗе Бәйрәмова фотолары аша таныша аласыз:



o_zdeppx3pg


rg_3-6zkl3y


gwbdcvjhr_k


2nfpchde28e


rq8lzucyzpq


qkxykjlsy7m


xrulqnqawhs


fk4pb75jdwk


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ