Логотип Магариф уку
Цитата:

Артист булу җиңел эшме?

Яшерен-батырын түгел, артистлар тормышы белән һәрдаим кызыксынабыз: кем кияүгә чыккан, кем аерылган, кем “кәттә” машина алган – барысын да белеп торабыз. Сәхнәдә күренгән һәрбер артистны энәсеннән җеб...

Яшерен-батырын түгел, артистлар тормышы белән һәрдаим кызыксынабыз: кем кияүгә чыккан, кем аерылган, кем “кәттә” машина алган – барысын да белеп торабыз. Сәхнәдә күренгән һәрбер артистны энәсеннән җебенә кадәр “сүтеп-җыябыз”. Һәм бу гадәти хәл, шулай тиеш кебек кабул ителә.


Артист булу җиңел эшме? дигән сорау куйган идем,  карап торышка гына гади сыман тоелса да, җиңел түгел икән җәмәгать...


Тарихы ерак 1922 нче елларга барып тоташкан, Россиядә иң борынгы театр йортларының берсе – Казан театр училищесында I драма  курсы студентларының имтиханында катнашырга туры килде.


WhatsApp Image 2017-12-20 at 10.10.47ТР атказанган артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы җитәкләгән татар төркеменең  махсус комиссия алдында беренче тапкыр имтихан тотуы. Әлбәттә, бераз каушау бар, бераз гына да түгелдер әле, һәрберсенең эчтән дулкынлануы сизелә.


Кешенең табигатенә салынган, без игътибар да итми торган әйберләрне тамашачыга аңлатырга кирәк: ис сизү, тоемлау, шатлану, борчылу, курку, туңу кебек кичерешләрне тамашачы ышанырлык итеп күрсәтү –катлаулы эш.


Әнә алмагач ботагына кунып бер матур кош сайрый, ул кошка карап сокланасың, әкрен генә учыңа аласың, битләреңә куеп торасың да, аның җылысын сизү белән аз гына учны ачып җибәреп, очыртып җибәрәсең... Булмаган кошны бар итеп күрсәтеп кара әле син!.


– I курста без эшне гади, ләкин булачак драма артисты өчен бик кирәкле әйберләрдән башлыйбыз. Мин студентларымнан эмоция, мимика, күз карашы, пластика – барысын да таләп итәм. Әгәр артист тамашачыны үзе артыннан ияртеп китә алмый икән – ул артист буларак юк дигән сүз. Уку елы  башында ук балаларны зоопаркка алып бардым. Ни өчен дисезме? Хайваннарның үз-үзен тотышларын, эмоцияләрен үз күзләре белән күрсеннәр, өйрәнсеннәр өчен. Ә хәзер без шунда күргәннәрне тормышка ашырабыз,- ди Тәслимә Фәйзуллина.


Булачак артистлар сынатмады – барысы да диярлек комиссия тарафыннан уңай бәяләнде.



– Безнең уку йортын тәмамлаган студентлар дөрес, матур итеп сөйләшә белергә, биергә, җырларга, сугыш төрләрен күрсәтә белергә тиеш, актер осталыгының бөтен серләренә төшенә. Быелгы укучыларыбыз арасында бик көчле, эмоциональ, эчке бер тоемлау сәләтенә ия булган балалар шактый. Аларда өмет бар,- дип үз фикерен җиткерде театр училищесы директоры  Гыйлемхан Мөбәрәкшин.



Татар төркемендә укучылар өчен тагын бер зур таләп –  татар театрларының тарихын, күренекле артистлар, татар әдәбиятын яхшы белү сорала.


WhatsApp Image 2017-12-20 at 10.10.45 (1)Һәрхәлдә, кечкенәдән артист булам дип хыялланган кеше моны яхшы аңлый.  “Сәхнәгә чыккач – син икенче кеше. Синең үзеңнең тормышың юк, син героеңның тормышы белән яши башлыйсың”,- ди сәхнә теле остазы Раушания Кәримуллина.


Имтиханнар әле моның белән генә тәмамланмый, студентлар ел ахырына кадәр бию, пластика, сәхнә теле, акробатика, музыка теориясеннән сынау узарга тиеш. Хәер, тормыш – үзе бер сынау, артист тормышы бигрәк тә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ