Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ат көне»нә килегез!

1 октябрьдә барыгызны да Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак бәйрәмгә – «Ат көне»нә – Россия Чемпионатына чакырабыз. Юртаклар 40 һәм 80 чакрымга чабачак. Приз фонды ни җитте генә түгел: 40 чакрымга...

1 октябрьдә барыгызны да Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак бәйрәмгә – «Ат көне»нә – Россия Чемпионатына чакырабыз. Юртаклар 40 һәм 80 чакрымга чабачак. Приз фонды ни җитте генә түгел: 40 чакрымга чапканнарга – 400 мең, 80 чакрым өчен – 500 мең. Иң кызыгы, шулай да, авыл атларына иярсез-нисез генә атланып чапкан авыл егетләре ярышы булырдыр, мөгаен. Алар өчен «Авыл егете» дигән махсус номинация дә булдырганнар. Анысының приз фонды 100 мең сум. Тагын әле «Иң җитез илтүче» һәм «Иң матур дирбия» иясе булу өчен дә ярышачаклар. Боларының да приз фондлары йөзәр мең сум.


Яллары җилдә кытай ефәгедәй тузгып, гәүдәсе кояш нурында елкылдаган, мөлдерәмә күзле, озын керфекле, назлы кызлардай, вак-вак кына, кәрт-кәрт кенә атлап баручы нәселле чабышкыларга карап хозурланасыгыз килсә, 1 октябрьдә йоклап ятмагыз. Чөнки атлар чабыш юлына сәгать 9да ук чыгачак, гәрчә чара үзе тантаналы төстә сәгать 10 гына башлана.


Бу көнне «Татар» токымлы атлар белән дә таныштырачаклар. Таныштыру дип, яңа чыгарган токым түгел икән инде ул үзе, ләкин бу атлар инде бик аз калып бара. Татарстанда, мәсәлән, алар нибарысы 100 баш кына, ди.


Казаннан Кырлайга кадәр ара әллә ни ерак түгел – булса, 90 чакрымлаптыр. Чемпионат бик матур җирдә, урман буенда узачак. Ярышларда катнашырга инде бөтен Россия буйлап 51 кеше гариза язган, катнашучылар, бәлки, күбрәк тә булыр, гаризалар әле иртәгә кадәр кабул ителә. Кунак атларны һәм аларның хуҗаларын Кырлайдагы «Сервис-Агро» ширкәте сыендыра. Ә инде чабыш карарга килгән тамашачыларга җырлы-биюле тамашалар, тәм-том белән сыйлану, утырып ял итү урыннары булачак.


Чыганак: http://syuyumbike.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ