Логотип Магариф уку
Цитата:

Август киңәшмәсенә әзерлек ничек бара? Мәгариф министры Мөслимдә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эш сәфәре кысаларында Мөслим районында булды. Без инде үзебезнең http://magarif-uku.ru сайтында х...

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эш сәфәре кысаларында Мөслим районында булды. Без инде үзебезнең http://magarif-uku.ru сайтында хәбәр иткән идек: ел саен үткәрелә торган укытучыларның август киңәшмәсе быел Мөслимдә уза. Э.Фәттахов нәкъ менә әлеге чара уңаеннан төзекләндерелергә тиешле объектларны карады.


IMG_2777

Килгән кунакларны төзекләндерү эшләре белән Мөслим муниципаль районы башлыгы Р. Муллин таныштырып йөрде. Алар башта Мөслим гимназиясендә булды. Гимназия электрон белем бирү тармагы буенча  районда үзәк мәктәп. Бинаның эче дә, тышы да төзекләндерелеп, бөтенләй икенче төсмер алачак. Мөслим мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Демидов объектларны төзекләндерү эшләре график буенча, тулы көченә баруын сөйләде.


Чираттагы тукталыш авыл хуҗалыгы көллиятендә иде. Көллиятне дә зур үзгәрешләр көтә. Ул “Мөслим” мәгариф үзәгенә әвереләчәк. Монда укучыларны һөнәри ориентлаштыру, икенче һөнәр бирү, хәтта пенсионерларны укыту да планлаштырыла.


Барлык объектларны карап чыккач, Э.Фәттахов алган темпны  тәшермәскә кирәклеген искәртте.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ