Логотип Магариф уку
Цитата:

 “Авыл” дию авырмы?

ИКЕ ФИКЕРҖәйге каникулда балаларны авылга әби-бабай янына кайтарып куярга ярыймы? Әллә инде бу җаваплылыкны чит кеше өстенә аудару, балаларны «кулдан ычкындыру» буламы? Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог«Җи...

ИКЕ ФИКЕР


Җәйге каникулда балаларны авылга әби-бабай янына кайтарып куярга ярыймы? Әллә инде бу җаваплылыкны чит кеше өстенә аудару, балаларны «кулдан ычкындыру» буламы?
240606 Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог

«Җил куа-куа яшәргә өйрәнә»


Каникул җиттеме, мин балала­рымны әби-бабалары янына кай­тарырга ашыгам. Балалардан ары­нып, үзем ял итәр өчен түгел, бил­геле. Мин, гомумән, балаларны күп һәм төрле җирләрдә йөртү яклы. Чөнки, беренчедән, йөргән таш шомара – бала үзен төрле хәлләрдә сынап карый-карый, олы тормыш өчен тәҗрибә туплый. Икенчедән, баланың «офыклары киңәя», ул дөньядагы мөмкинлекләрне күрә һәм тоя башлый.
Безнең авылның авыл диярле­ге бар да, юк та – мин тумышым белән Сарман районы Җәлил бистәсеннән, әти-әнием шунда яши. Ирем Казанныкы. Шуңа күрә «авылга кайту» – ул «Җәлилгә кайту» дигән сүз инде бездә. Ягез, барлыйк әле: Җәлилдә нәрсәләр бар соң? Әти-әнием үз йортлары белән яши. Бакчабыз бар, ә бакчада бала-чага өчен эш бетми. Ихатада тавыклар бар, димәк, аларны ка­рарга, ашатырга кеше кирәк – менә балаларга тагын бер эш. Җәлилдәге дусларымның бала-лары – минем балаларымның дуслары хәзер, димәк, уйнап-ара­лашып йөриячәкләр. Әниләрдә ин­тернет юк – димәк, балаларым мин үскәндәге шахматларны актарып табып, шуны уйнаячак, мин укып үскән китапларны укыячак. Якын тирәдә урманнар күп – димәк, көн саен урманны гизеп, үсемлекләр, бөҗәкләр белән танышачаклар. Әнием исламда – димәк, балала­рым догалар өйрәнәчәк, әбиләренә кушылып намаз укыячак.
Казанда мин бу әйберләрнең барысын да балаларыма бирә алам­мы? Юк, билгеле. Без эштә, бала­ларны карарга вакыт юк. Каникул­да да өйдә калдырсам, алар көне буе планшеттан кино карап, уен уйнап утырачаклар. Балаларны ка­никулда шәһәр шартларында өйдә бикләп тоту – менә ул җавапсыз­лык. Ә авылга кайтаруны мин җа­вапсызлык, димәс идем.
Замана балалары олылардан да күбрәк мәшгуль: дәресләр, музыка мәктәбе, рәсем мәктәбе, програм­малаштыру түгәрәге, инглиз теле репетиторы, шимбә дә дәресләр, якшәмбе дә репетиторлар… Олы кеше дә чыдамаслык мәшгульлек бит бу! <Дәвамы>

“Бала ата-ана янында булырга тиеш”


240605 Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА, журналист
Мин, бала каникул вакытында әти-әнисе янында булырга тиеш, авылга кайтарып кую – җаваплы­лыкны әби-бабай җилкәсенә аудару, дип саныйм. Каникулларга балалар­ның әби-бабалары янына авылга кайтуының файдалы яклары күп, билгеле. Тынчу шәһәр фатирында бикләнеп ятмыйча, көне буе саф һа­вада йөрү, табигый азык белән тук-лану сәламәтлекләрен ныгытмый калмый. Ә ана телебезне, борын­гыдан килгән һәм авылларда әйбәт сакланган гореф-гадәтләребезне күңелләренә сеңдерү аларның шәхес буларак формалашуында зур роль уйный.
Әмма мәсьәләнең тискәре яклары да күп. Йомшак күңелле әби-бабай, гадәттә, шәһәрдән ялга кайткан оныкларына эш кушмый. Балалар көннәр буе эшсез «трай тибә». Эш­сезлектән башларына әллә нинди уйлар килеп, ярамаган гамәлләр кылып куюлары ихтимал, чөнки кышка печән әзерләү, терлек карау, яшелчәләр үстерү һ.б. белән мәш­гуль әби-бабайның оныкларына игътибарлары җитмәскә мөмкин.
Кечерәк яшьтәге балалар суга ба­тарга, базга егылып төшәргә, маши­на астына керергә, комбайнга яки башка төрле техникага кысылырга һәм башка шундый бәхетсезлекләр­гә юлыгырга мөмкин. Олыраклары­ның, ирек хисеннән исереп, явыз ниятле, бозык, азгын адәмнәргә ияреп китүе бар.
Җәй – җитез хәрәкәтләнеп яшәп ала торган вакыт. Аның гомере бик кыска. Өч ай эчендә кыш буена җи-тәрлек тәэсирләр туплап калырга – чит шәһәрләр, чит илләр күрергә, диңгездә йөзәргә, биек тауларга менәргә, иксез-чиксез чүлләрнең кайнар һавасын сулап карарга, вело­сипедта җилдерергә һәм тагын әллә ниләр эшләп өлгерергә кирәк. Авыл­ның табигате никадәр матур, һавасы ни дәрәҗәдә шифалы булса да, кыска гына җәй эчендә бөтен вакытны кечкенә генә бер авылда бикләнеп үткәрү баланың дөньяны күзаллавын чикли. Көз көне мәктәпкә килгәч, әти-әниләре белән урманнарга по­ходларга йөргән, диңгез дулкын­нарында иркәләнгән, поездларда, самолетларда ерак аралар кичкән, бүтән халыкларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, сәнгате, мәдәнияте, милли ризыклары белән танышкан яшьтәшләренең күңелле бәяннарын тыңлап, үзенең исә авыл елгасыннан чыкмый ятканын, йә булмаса эшсез­лектән күрше бакчасыннан алма ур­лап, койма җимереп мәгънәсез вакыт үткәрүен исенә төшереп моңсулан­сынмыни ул?! <...>
Фикерләрнең тулысынча электрон версиядә укыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ