“Авыл укытучысы-2014” конкурсының 3 нче этабы – мастер-класслар ярышы 25 сентябрьдә узачак

«Мәгариф» журналы редакциясе “Авыл укытучысы-2014” конкурсының 3 нче этабы – мастер-класслар ярышының 25 сентябрь көнне узачагы турында хәбәр итә. Ярыш Казан ш., Зур Кызыл ур., 68 адресы буенча (ТР Мәгарифне үстерү институты) иртәнге сәгать унда (10.00) башлана.

Мастер-класслар үткәрүнең төп кагыйдәләре Нигезләмәдә күрсәтелгән. Бәйгедә катнашучыларның иң лаеклысын компетентлы жюри сайлаячак.

Катнашучыларга бер ярдәмче алып килергә рөхсәт ителә.  Интернетта бәйгедән турыдан-туры трансляция оештыру күздә тотыла. Өстәмә мәгълүматны “Мәгариф” редакциясеннән алырга мөмкин.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.