Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2016» республика бәйгесе җиңүчесе кабат имтихан тотты

«Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырган «Авыл укытучысы»сының быелгы бәйгесендә II урынны Миләүшә Рафис кызы Зарипова яулаганын һәм аның министрыбыз...

«Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырган «Авыл укытучысы»сының быелгы бәйгесендә II урынны Миләүшә Рафис кызы Зарипова яулаганын һәм аның министрыбыз кулыннан бүләккә кыймммәтле тун алганын күпләрегез белә. Миләүшә ханым – сөекле Тукаебыз эзләрен кадерләп саклаучы төбәктән: Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


 


Аның педагогик стажы гына да 30 ел! Эзләнүчән, тынгысыз, телебез сагында җанын фида кылырга әзер мөгаллимә ул. «Безнең иң яхшы укытучы» бәйгесе гранты иясе. Тырыш хезмәте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бәяләнгән. Ә иң мөһиме: Миләүшәбез – «Мәгариф» журналының иң актив авторы. Аның заман сулышы белән сугарылган, тирән эчтәлекле язмаларын журнал укучыларыбыз көтеп ала, яратып укый.


Мәктәбеңдә шундый тынгы белмәс мөгаллимә эшләсен дә, тулаем мәктәп коллективың да ничек өлге булырдай булмасын инде. Яңа Кырлай урта мәктәбе мәгаллимнәре дә нәкъ әнә шундыйлардан. Юкка гына «ФДББСны гамәлгә кертү шартларында заманча дәрескә таләпләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы стандарты» дигән республикакүләм семинар-киңәшмә дә бу мәктәп базасында үтмәде! Аның эшендә, Арча районыннан тыш, күрше Әтнә, Биектау, Саба районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Алар Яңа Кырлай мәктәбе укытучыларының һәм шул ук бинада урнашкан балалар бакчасы тәрбиячеләренең алдынгы педагогик тәҗрибәсен, заманча эш алымнарын үз күзләре белән күрделәр.



Семинар кунакларын мәктәп укучылары «Каз өмәсе» күренеше һәм каз бәлеше белән каршы алды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның чыгышы үзе бер тамаша иде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Камалиева I сыйныфта «Ялгызлык исемнәре һәм алар кергән җөмләләрне уку һәм язу» дигән темага үткәргән ачык дәресе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтгалиева күрсәткән «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» исемле осталык дәресе ФДББС таләпләре югарылыгында булуы, яңа технологияләргә нигезләнүе белән семинар кунакларында аеруча зур кызыксыну уятты.


Мәртәбәле семинарга кил дә, «Авыл укытучысы» республика бәйгесе җиңүчесенең эш тәҗрибәсе белән танышмыйча ничек китәсең инде?! Семинар уздыруның иң авыр йөге Миләүшә ханым Зарипова җилкәсенә төште дисәк, һич арттыру булмас. Бу юлы ул хезмәттәше – мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлгенә Шиһапова белән берлектә VII сыйныфта «Татарлар һәм аның бөек уллары Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый» дигән темага ачык дәрес, шулай ук «Казан арты – татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе» дигән темага эшлекле уен күрсәтте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ