Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы — 2018» бәйгесенә килгән эшләр белән таныша аласыз

«Мәгариф» журналы редакциясе укучыларыбызны «Авыл укытучысы — 2018» бәйгесенә килгән иҗади эшләр белән таныштырачак. Ай дәвамында magarif-uku.ru порталында бәйгедә катнашучы укытучыларның язмалары урн...

«Мәгариф» журналы редакциясе укучыларыбызны «Авыл укытучысы — 2018» бәйгесенә килгән иҗади эшләр белән таныштырачак. Ай дәвамында magarif-uku.ru порталында бәйгедә катнашучы укытучыларның язмалары урнаштырылып барачак. avyl-ukytuchysy-18_kvadrat


«Авыл укытучысы» бәйгесенең беренче этабы 30 нчы июньдә төгәлләнде. «Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы», «Гаджетлар: яманнан яхшыга», «Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?», «Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны», «Бүгенге милли мәктәпнең язмышы» темаларына Татарстанның төрле районнарыннан иҗади эшләр кабул иттек.  Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, 1–31 нче июль әлеге язмалар безең порталда  урнаштырылачак.


Беренчеләрдән булып порталның махсус бүлегендә Пермь крае Орда районы Искавыл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйхан ГАБДУШЕВА, Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гөлгенә ВАФИНА, Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания БАҺАВЕТДИНОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы мәктәбе инглиз теле укытучысы Гөлчәчәк ӘГЪЗӘМОВА  урын алды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ