Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы “Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасы ачыкланды (ЭМБЛЕМА)

“Мәгариф” журналы редакциясе иң яхшы “Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасын ачыклауга юнәлтелгән бәйгегә нәтиҗә ясый.2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 29 февраленә кадәр бәйгегә шактый эш килде. Эмблема...

“Мәгариф” журналы редакциясе иң яхшы “Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасын ачыклауга юнәлтелгән бәйгегә нәтиҗә ясый.


2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 29 февраленә кадәр бәйгегә шактый эш килде. Эмблема “Авыл укытучысы” бәйгесенең идеясен һәм миссиясен ачык чагылдырырга тиеш иде. Бәйгедә катнашучының һәркайсысы эмблеманы иҗат итүгә үзенчә якын килгән, идеяне ничек күзаллавын, бәйгенең рухын җиткерергә омтылган. Жюри бәйгегә килгән эшләрне бәяләгәндә, аларның башкару сыйфатына, эстетик ягына, сәнгатьлелеккә һәм оригинальлеккә, техник эшләнешкә игътибар итте.


Нәтиҗәдә Кукмара районы “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, "Авыл укытучысы - 2014" бәйгесе җиңүчесе Рәмзия Бәшәрова һәм математика һәм информатика укытучысы Рәмис Нуриев кергән иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән эмблема җиңүче дип табылды.


җиңү яулаган эмблема Бәшәрова обрӘлеге иҗат төркеме “Авыл укытучысы” бәйгесенең иң яхшы эмблемасын сайлап алу бәйгесенә җибәргән хезмәтен болай дип тасвирлый. ““Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасы авыл мәктәбе һәм анда эшләүче укытучыларның үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Авыл мәктәбе милли тәрбия бирү, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау калу кебек изге миссияне башкара. Шулай ук авыл ул табигать белән гармониядә яши. Шуңа күрә эмблеманың фонын яшел төстә булуын кулай күрдек, чөнки ул безнең милли төсебез. Эмблеманың кыры ак төстә, ул-аклык, сафлык төсе. Ул милли орнамент белән әйләндереп алынган һәм анда конкурсның исеме язылган (“Авыл укытучысы” бәйгесе, конкурс “Сельский учитель”) Эмблеманың уртасында – китап. Аның аркылы нур чәчелә. Бу – мәгърифәт нуры. Элек-электән авыл мәктәбе мәгърифәт учагы булган. Китапның уртасыннан каләм рәвешендә агач үсеп чыга. Каләм – ул белем, ә агач – безнең нәсел-ыруыбыз, авылда яшәүче һәркем бер-берсе белән туган, аның нәсел җепләре бер үзәккә барып тоташа. Ә агач яфракларыннан барлыкка килеп, югарыга күтәрелүче кошлар – безнең укучыларыбыз. Авыл мәктәбендә сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган шәхесләр тәрбияләнә. Татарның атаклы шәхесләре – сәясәтчеләре, шагыйрь-әдипләре, актер, җырчы, рәссамнәре һәм гади хезмәт кешесе – барысы да, нигездә – авылдан. Төсләре буенча аерылып торучы кошлар әнә шуны гәүдәләндерә. Ике якка җәелгән куллар әлеге агач һәм кошларны саклап тора. Бу куллар – авыл җирендә ару-талуны белми укучыларга белем биргән, милләтне һәм телне саклауны үзенең максаты итеп куйган авыл укытучысын символлаштыра”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ