Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыр эшкә - беләк, кыю эшкә йөрәк бар

Тормышта ике һөнәр сайлап икесенә дә тугры калган кешеләр дә бар. Бүгенге язмабыз герое нәкъ шундыйлардан: үзе педагог, үзе янгын сүндерүче. Сүзебез Баулы егете Айрат Марсель улы Шәйдуллин турынд...

Тормышта ике һөнәр сайлап икесенә дә тугры калган кешеләр дә бар. Бүгенге язмабыз герое нәкъ шундыйлардан: үзе педагог, үзе янгын сүндерүче.


 



Сүзебез Баулы егете Айрат Марсель улы Шәйдуллин турында. Айрат берничә һөнәри уку йортын тәмамлаган. Башта Лениногорсктагы педагогия училищесының сынлы сәнгать-графика бүлегендә укып сызым һәм рәсем укытучысы белгечлеге алып чыга. Соңыннан РФ Эчке эшләр министрлыгының Екатеринбургтагы янгын-техник училищесында «янгынга каршы техник» һөнәрен үзләштерә. Беренче һөнәре буенча югары белем дә ала – Чаллы дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый.


Хәзер ул РФнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  (ТР буенча) янгын сүндерү хезмәтенең запастагы подполковнигы. Подполковник дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итеп ул бу һөнәрен калдыра да, беренче һөнәре буенча эшли башлый. Бүгенге көндә Казанның беренче сынлы сәнгать мәктәбендә укыта.


Ике һөнәрен дә башкарып кына калмый Айрат Шәйдуллин, аларны берләштерә дә. Янгын сүндерүчеләр хезмәте аның рәсемнәрендә чагылыш таба. Әлеге иҗат җимешләре белән ул шәһәр, республика, төбәкара конкурс, күргәзмәләрдә дә катнаша, призлы урыннар ала.


РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән «Коткару хезмәте – сәнгатьтә» конкурсында лауреат була. Айрат Шәйдуллин шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медале белән бүләкләнгән милләттәшләребезнең берсе дә. Быел ТР Рәссамнәр берлеге әгъзасы да булды.


«Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар» дигән халкыбыз. Бу әйтем нәкъ менә Айрат Шәйдуллин хакында әйтелгән кебек. Янгын сүндерүче буларак көчле беләге, иҗат итәргә кыю йөрәге бар аның. Киләчәктә дә иҗат дәртең сүрелмәсен, яңадан-яңа иҗади уңышларга юлдаш булсын сезгә Айрат!


Портрет В.М. Маликова

 

«Восточная девушка»

 

«Дозор ПЧ-2»

 

«Звено»

 

«На посту»

 

«Работа в МЧС»

 

«Решение боевых задач»



«Абхазия»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ