Логотип Магариф уку
Цитата:

Аяз Гыйләҗев әсәрләре белән венгрлар да кызыксына

Казандагы 165 нче урта мәктәпнең Аяз Гыйләҗев музей-классында бүген тәрҗемәче, рәссам венгрлы Арпад Галгоци белән очрашу булды. Укучы-экскурсоводлар берсен-берсе алмаштырып, тулыландырып Татарстанның...

Казандагы 165 нче урта мәктәпнең Аяз Гыйләҗев музей-классында бүген тәрҗемәче, рәссам венгрлы Арпад Галгоци белән очрашу булды. Укучы-экскурсоводлар берсен-берсе алмаштырып, тулыландырып Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Витриналарга куелган экспонатларга тукталдылар.


 

Арпад Галгоци да аларны бик игътибар белән тыңлады, һәр рәсем-кулъязма каршында тукталып, нәрсәләрнедер исенә төшерергә теләгәндәй тоткарланды. 65 ел бит! Аяз Гыйләҗев белән Гулаг лагерында соңгы тапкыр күрешкән-аерылышкан көннән соң шул чаклы гомер үткән икән...


Иң авыр елларны бергә кичергән дусты әсәрен венгр теленә тәрҗемә иткәндә ул әлеге очрашуларны да искә алмый калмас...


Әлеге музейны мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары В.Азеева оештырган. Татар теле укытучылары уку елы барышында Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча төрле чаралар уздыра, укучыларда татар әдәбиятына мәхәббәт уята.
Музей им. Аяза Гилязова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ