Логотип Магариф уку
Цитата:

Балагыз шахмат уйный беләме? (Шахмат остасы киңәшләре)

Сǝлǝтле балаларны укыту күпкǝ җиңел. Укытып караганнарның барысы да моны белǝ. Ə ничек итеп бу сǝлǝтле балалар санын арттырырга соң? Бу проблема белǝн Җир шарының барлык тѳбǝклǝрендǝ дǝ шѳгыльлǝнǝлǝр....

Сǝлǝтле балаларны укыту күпкǝ җиңел. Укытып караганнарның барысы да моны белǝ. Ə ничек итеп бу сǝлǝтле балалар санын арттырырга соң? Бу проблема белǝн Җир шарының барлык тѳбǝклǝрендǝ дǝ шѳгыльлǝнǝлǝр. Һǝркайсы  үз алымнарын куллана. Безнең илдǝ, мǝсǝлǝн, үстерешле   (Л.Занков, Д.Эльконин, В.Давыдов), проблемалы (М.Мәхмүтов), интенсив укыту (В.Шаталов) системалары – барысы кырыкка якын система кулланылса, чит иллǝрдǝ дǝ шулай ук күптѳрле системалар белән эш итәләр (Сингапур, программалаштырган укыту һ.б.). Лǝкин, кайсы гына системаны куллансак та, барысының да нигезендǝ баланың баш миенǝ күбрǝк информация салу һǝм шуны кулланырга ѳйрǝтү ята.


DSCN3764 Арча мәктәбендә

Ə менǝ алган белемнǝрне куллану ѳчен баланың фикерләү сǝлǝтен үстерергǝ кирǝк. Тик аларның күпчелеге уйлый белми. Димǝк, балаларны уйларга ѳйрǝтǝсе бар. Ә ничек итеп? Мǝҗбүр итмичǝ, артык басым ясамыйча… Уен формасында. Уен барышында балалар һǝр йѳреш саен үз-үзенǝ сорау куя һǝм аңа җавап эзли. Аннан соң берничǝ йѳрешкǝ кадǝр алдан уйларга ѳйрǝнǝ. Ул – шахмат уены. Бүгенге кѳндǝ дѳньяның 180 илендǝ шахмат уены дǝрес формасында кулланыла. Безнең илдǝ дә кайбер тѳбǝклǝрдә шахмат мәктәп расписаниесенә кертелгән. Әйтик, быелдан Россиянең дүрт төбәгендә (Мǝскǝү, Ханты-Мансы, Калуга һǝм Ленинград ѳлкǝлǝрендǝ) шахматны мǝктǝплǝрдǝ дǝрес формасында укыта башлаячаклар. Безнең Татарстан да бу ѳлкǝдǝ активлык күрсǝтсǝ, сǝлǝтле балаларыбыз саны   артмас идеме икǝн?


Россия мәгариф һǝм фǝн министры Ольга Васильева: «Шахмат уйнарга ѳйрǝтү   мǝҗбүри булырга тиеш», – дип белдерде. ФИДЕ президенты Кирсан Илюмжинов 1 нче һǝм 2 нче уку еллары ѳчен шахмат дәресләре программаларын дә тѳзегǝн инде («Шахматы в школе» проекты).   Ə балаларны шахмат уйнарга өйрәткән  укытучыларга «Россиянең ел укытучысы» конкурсында шахмат номинациясендǝ катнаштыруны да тǝкъдим итǝ.


DSCN3776Шахмат уйнарга ѳйрǝнгǝн кеше фикернең асылын тиз элǝктереп ала, мәгънәсенә тиз тѳшенǝ, зирǝклеге, үткенлеге, стратегик һǝм логик фикерлǝве арта. Ə боларның барысы да укучының интеллектын арттыруга этәргеч бирә. Нǝтиҗǝдǝ, тѳгǝл фǝннǝрне укыту күпкǝ җиңелǝя. Мәшһүр педагог В.Сухомлинский да үз заманында: «Без шахмат нельзя представить полноценного воспитания умственных способностей и памяти. Игра в шахматы должна войти в жизнь начальной школы как один из элементов умственной культуры», – дип  язган булган.


7


Без, хезмәттәшем  Сѳлǝйман Галиуллин белǝн (ул безнең Үзәктә «Шашка һәм шахмат» түгәрәге алып бара), энтузиастлар буларак, 2010 елдан башлап, ел саен укучылар ѳчен «Тѳньяк балкышы» дигән шахмат ярышлары оештырабыз. Ул Ашытбаш урта мǝктǝбе базасында үткәрелә, һǝм бу бәйге Ашытбаш урта мǝктǝбенең ачык шǝхси-команда беренчелеге дип атала. Анда, районыбыз мǝктǝплǝре командаларыннан тыш,  күрше Əтнǝ, Балтач, Кукмара районнары җыелма командалары да катнаша һǝм призлы урыннарны  алып та китǝлǝр. Ярыш саен 10 – 15 команда катнаша. Һәр команда  өч малайдан һǝм бер кыздан тора. Соңгы ярышта исә аларның һәркайсы составында 7 малай һǝм 2 кыз иде. Димәк, күпме бала күңелендә «шахмат җене» кузгата алганбыз. Моннан тыш, соңгы өч елда «Арча хǝбǝрлǝре» район газетасы призына да ачык ярышлар да оештыра башладык. Быел исә Яңа Кенǝрдәге Укучылар сараенда мәктәп балалары арасында шахмат буенча Татарстанның ачык турнирын да оештырдык. Тѳрле районнардан 15 команда катнашты. I – III урыннарны Кукмара, Балтач, Яңа Кенǝр Укучылар сарае җыелма командалары алды. Безнең команда данын Яңа Кенǝрдǝн Гүзǝл Төхвәтуллина, Ашытбаштан Илгиз Ибраһимов, Илфат Шәрипов, Ильяс Гатауллиннар яклады.

DSCN3780
Сѳлǝйман Галиуллин Яңа Кенǝрдәге Укучылар сараенда   кѳрǝш буенча тренер булып эшли. Миңа исǝ узган ел атнасына 4 сǝгать исәбеннән «Шашка һәм шахмат» түгǝрǝге эше алып баруны йөкләгән иделәр. Нәтиҗәдә, мин  I – II сыйныф укучыларыннан торган бер төркем тупладым. Аларны фигура танырга һǝм шахмат уйнарга ѳйрǝттем. VIII сыйныфта укучы өч егет һǝм бер кыз да, кызыгып, түгǝрǝккǝ йѳри башлады. Алар бераз уйный белǝ иде инде (ярышларда соңгы урыннарны гына алсалар да). Шуңа да аларны икенче – катлаулырак программа буенча укыттым. Гүзǝл Төхвәтуллина,  түгǝрǝккә даими йѳргǝч, алда санап киткǝн ярышларда I – II урыннарны алды. Егетлǝр, даими йѳрмǝгǝч. 6 – 9 нчы урыннарны гына алды.   DSCN3771
Хǝзерге инновацион технологиялǝр киң таралган чорда, балалар буш вакытларын күбрǝк компьютер, смартфон ярдǝмендǝ тѳрле уеннар уйнап яисǝ социаль челтǝрлǝрдǝ утырып үткǝрә. Бу юл белән генә берсенең дә дөньяви күзаллавы да, белеме дә артмый, фикерләү сәләте үсми, күпме вакытлары заяга уза.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр балалар башлангыч сыйныфлардан ук шахмат уены белән танышса, аларның интеллекты нык үсәр иде, мәктәптә дә яхшы укырлар һәм киләчәктә социаль актив гражданнар да булырлар иде, дип уйлыйм.
Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәрдәге Укучылар сараеның түгәрәк җитәкчесе  
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ