Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны яшьтәшләренең агрессиясеннән ничек якларга?! — «Мәгариф»нең февраль саны

 Соңгы араларда гына илнең берничә мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар һәркемне “Балаларны яшьтәшләренең агрессиясеннән ничек якларга?!” - дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итте. Бу көнүзәк мәсьәлә...

 20180130-IMG_7618

Соңгы араларда гына илнең берничә мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар һәркемне “Балаларны яшьтәшләренең агрессиясеннән ничек якларга?!” - дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итте. Бу көнүзәк мәсьәлә “Мәгариф” журналы игътибарыннан да читтә калмады. Февраль санында дөнья күргән, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе бергәләп үткәргән “Җәмгыятьтәге агрессивлык үсеше яшүсмерләрне нәрсәгә этәрә?” дигән түгәрәк өстәлдән әзерләнгән язмада мәгариф һәм хокук саклау тармагында хезмәт куючы белгечләрнең фикерләре бәян ителә.


Россиянең иң яхшы өч йөздән артык мәктәп директоры арасында узган бәйгедә кем беренче урын алган дисезме? Әлбәттә, Татарстаннан: Казандагы 85-нче урта мәктәп директоры Ренат Равил улы Хәйбуллин. Җиңүченең фоторәсеме - “Мәгариф” журналы февраль санының беренче тышлыгында. Ә басма битләрендә урын алган Ренат Равил улы белән әңгәмәдә аның конкурстан алган тәэсирләре, мәктәпләрне берләштерү турындагы фикерләре, замана укучылары, укытучыларның ата-ана каршындагы хокуклары һәм башка кызыклы мәгълүматләр урын алган.


Февраль - татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлил туган ай. Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нияз Әскәровның шагыйрьнең  «Сандугач һәм чишмә» балладасын анализлап язган дәрес эшкәртмәсе, Мәскәү шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпнең югары  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Ләлә Сәетованың татар һәм рус телләрендә иҗат иткән әдәби-иҗат кичәсе сценарие мәктәпләрдә әлеге датаны билгеләп үткәндә башка укытучыларга ярдәме зур булыр.


Февраль аенда шулай ук Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Мәгариф” журналы укучыларына бик күп кызыклы һәм файдалы язмалар тәкъдим итә: рус әдәбияты буенча респуликакүләм комиссия әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Татьяна Сорокинаның әлеге фәннән БДИда 2018 елда кертеләчәк үзгәрешләр турындагы мәкаләсе,  КФУның  Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит телләр филологиясе кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллинаның рус шагыйре Александр Кушнер иҗатына багышланган дәресе һ.б.


Бу санда шулай ук “Мәгариф” редакциясе “Дрофа” нәшрият төркеме белән бергәләп уздырган “ФДБС буенча иң яхшы дәрес” бәйгесенә йомгак ясала. Күренекле галимнәр, алдынгы укытучылар кергән жюри комиссиясе “Химия”, “Биология”, “Математика” һәм “Физика” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде.


Журналдагы республиканың тәҗрибәле мөгаллим һәм тәрбиячеләренең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, аерым фәннәр һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалар да хезмәттәшләре өчен файдалы кулланма материал булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ