Логотип Магариф уку
Цитата:

Баскетболчылар классында укыйм мин!

Айнур Нуруллин, Түбән Каманың 29нчы мәктәбеБеренче дәрес, беренче укытучы! Минемчә, беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керү – зур бәхет... Безне белем дөньясына беренче укытучыбыз аяк бастыра. М...

Айнур Нуруллин, Түбән Каманың 29нчы мәктәбе


Беренче дәрес, беренче укытучы! Минемчә, беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керү – зур бәхет... Безне белем дөньясына беренче укытучыбыз аяк бастыра. Мәктәпне яратырга,  үз итәргә, мөгаллимнәрне хөрмәт итәргә дә беренче укытучыларыбыз өйрәтә. Таләпчән, ләкин дусларча ярдәм итүче укытучыларыма мин бик рәхмәтле. Мәктәп безнең өчен икенче «йортыбыз».


avtor


«Кешене язмыш йөртә» дигән сүзләр, минемчә, дөрестер. Спортка булган мәхәббәтем мине шәһәребезнең 29нчы мәктәбенә алып килде. Ничек каршы алырлар, яңа коллективта уртак тел таба алырмынмы, элеккеге мәктәп бик сагындырмасмы? Ләкин шикләнү-борчуларым юкка гына булган икән.


29нчы мәктәпкә аяк басуга, минем шикләнүләрем шул ук мизгелдә юкка чыкты. Бу мәктәп минем ышанычларымны бар яктан аклады дисәң дә була. Сыйныф җитәкчем Розалия Вакыйфовна белән уртак тел табу миңа барлык авырлыкларны җиңәргә булышты. Минем сыйныфта бас­кетболчы егет-кызлар җыелган. Уку белән тренировкалар бергә үрелеп бара. Безнең сыйныф аерым расписание буенча белем ала. Мәктәп администрациясе тарафыннан уку өчен барлык шартлар тудырылган. Тренировкага башка җиргә йөгерәсе юк. Өй эшләрен әзерләү өчен дә вакыт җитәрлек.


hfpxwbx97a8


Ашаган малда өмет бар


Шулай дияргә ярата минем әбием. Мин дә аның сүзләренә тугры калып, мәктәбебезнең ашханәсенә юл тотам. Өстәмә порция сораганда, пешекче апалар миңа бервакытта да каршы килмиләр. Мәктәбемнең ашханәсендә рәхәтләнеп тәмле итеп көндезге аш ашыйм. Пешекчеләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм, эшләрендә армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калам.


Татарда «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән  мәкаль дә бар бит әле. Мәктәбебезнең технология кабинеты шушы мәкальне чынга ашыручы баскыч булып тора. Дәресләр бик күңелле үтә, чөнки укытучыбыз Хәлил Хәнәфович үз эшенең остасы, кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Егетләргә хуҗалык эшләрендә кирәкле барлык кораллар һәм җиһазлар да бар: рәхәтләнеп бөтен һөнәрләргә дә өйрәнеп була. Гомумән, безнең мәктәптә барлык кабинетлар да якты, чиста, ә кабинет хуҗалары – мөгаллимнәр – безгә белем бирү өчен күп көч куялар. Дәрескә керүләре күңелле, бары тик тырышып укы гына!


983303


Спорт дигән идем бит мин


Барлык укучыларның ял итү һәм сәламәтләндерү үзәге булып мәктәпнең бассейны санала. Колач җәеп, рәхәт­ләнеп йөзгәндә, җәй көннәре, үзебезнең  авыл елгасы искә төшеп куя. Шулай хыял канатларында йөзә торгач, дәреснең үтүе сизелми дә кала. Эх, рәхәт, бик рәхәт бассейнда! Нишләп барлык дәресләр дә шунда гына уздырылмый икән?


Спорт залы турында озаклап сөйли алам. Минем мәктәптә иң яратып вакыт уздыра торган урыным ул – спорт залы...



Дәвамы – “Ялкын” журналы сайтында: http://yalkyn.com/basketbolchylar-klassynda-ukyjm-min/


983309



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ