Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИдан куркырга кирәкме?

Урамда яз! Табигать тирән йокыдан уяна, кояш кыздыра, гөрләвекләр ага... Ә мәктәп укучылары өчен урак өсте башлана. Тагын берничә айдан алар БДИ тапшырачаклар.БДИ – укучылар өчен генә түгел, укытучыла...

Урамда яз! Табигать тирән йокыдан уяна, кояш кыздыра, гөрләвекләр ага... Ә мәктәп укучылары өчен урак өсте башлана. Тагын берничә айдан алар БДИ тапшырачаклар.


БДИ – укучылар өчен генә түгел, укытучылар, әти-әниләр өчен дә зур сынау! Имтихан вакытында югалып калмыйча, аны ничек уңышлы тапшырып чыгарга?  Бу турыда без үзләре әлеге сынауны узган бүгенге студентлар, ел саен аларны имтиханга әзерләүче укытучылар белән сөйләштек.



Имтиханда йокыга киткән


Алия Насибуллина

“БДИның бернинди авырлыгын да күрмәдем, – ди Алия Насыйбуллина. – Әзерлек бик каты булды, билгеле. Укытучыларыбыз көчле иде, шуңа күрә репетиторларга йөрүнең кирәген тапмадык. Иң беренче имтихан рус теленнән иде. Андагы курку хисләрен сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел. Тимерэзләгеч аша үткәндә бөтенләй калтырап беттек. Аудиториягә кергәч тә, имтихан башланганын озак көтәргә туры килде.  Көтү мизгеле тагын да ныграк дулкынланырга мәҗбүр итте. КИМнарны кулыма алып, бер кат күз йөртеп чыккач, күңелемдә тынычлык урнашты. Биремнәр алай ук авыр түгел икән! Имтиханнан шатланып чыктым, чөнки әлеге БДИны уңышлы тапшыруымда шигем юк иде. Математиканы бик яратып бетермәсәм дә, БДИны яхшы балларга тапшырып чыгу өчен, әлеге фән белән дә “дуслашырга” туры килде. Имтихан бирергә килгәч, башыма күсәк белән ордылармыни! Паспортым онытылып калган! Такси чакырып, тиз генә өйгә кайтып килдем. Өлгердем! Аудиторияләргә керә генә башлаганнар иде әле. Бу имтиханның да бернинди авырлыгын күрмәдем. Бүген  мин – студент!  Бөтен авырлыгы – шул курку хисе генә булган”.


Раил Шакиров исә бигрәк тә укучыларны БДИны үткәрү формасы куркыта, дип саный. “Бөтен җиргә куелган видеокамералар күзәтүе астында утыру күпләрне дулкынландыра. Өстәмә борчу тудырган башка факторлар да җитәрлек. Тик әзерлек тиешле дәрәҗәдә булганда, курку, үз-үзеңә ышанып җитмәү кебек хисләрне җиңеп чыгу авыр түгел”, – ди ул.



Лейсан Мухаметшина

Ләйсән Мөхәммәтшина сөйләвенчә, аларны БДИ белән инде 4нче сыйныфларда ук куркыта башлаганнар. “Мин моны укытучыларның төп ялгышы, дип саныйм, – ди кичәге укучы. – Күпләргә нәкъ менә имтихан алдыннан курку хисе генә тагын да күбрәк балл җыярга комачаулады. Иртәгә беренче имтихан буласы кичне без кызлар белән җыелышып, тестлар чишеп карарга уйладык. Тик бу озак дәвам итмәде... Башыбызда мәгълүмат бик күп булганлыктан, яңасын баш мие инде кабул итми башлады. Нәтиҗәдә, без берничә сәгатькә генә булса да, имтихан турында онытып торырга булдык. Шулай итеп, стресс икенче планга күчте. Соңрак мин 100нче тапкыр сочинение өчен аргументларны, кайбер кагыйдәләрне кабатладым, хәтта Пушкинның “Капитан кызы”н да кабат укып чыктым. Йоклый алмыйча азапландым, тынычландыручы дарулар эчкәннән соң гына йокыга китә алдым. Иртән будильниктан бер сәгать алдан уяндым. Сыйныфташларымның күбесендә шундый “кызыклы төн” булган... Чынлыкта исә барысы да күпкә җиңелрәк узды. Сорауларның барысы да без өйрәнгән темалар! Юлия исемле таныш кызым белән кызыклы да, кызганыч та вакыйга булган: ул беренче имтиханы вакытында үзе дә сизмәстән... йокыга киткән. Уянып китсә, күбесе имтиханның С өлешен язып бетергәннәр! Өлгермим дип, каушап-каударланып, тиз-тиз генә биремнәрне чишә башлаган. Нәтиҗәләре әйбәт булган. Күрәсең, организмы стресс белән үзенчә көрәшкән.


 


Укытучы өчен дә зур стресс


Фания Васикова 2
“БДИ укучылардан гына түгел, укытучылардан да зур җаваплылык, әзерлек таләп итә, – ди татар теле укытучысы Фәния Васикова. – Татар теленнән имтихан тапшыручыларның саны да елдан-ел арта бара, ә БРИга әзерләнү өчен китаплар аз. Беренче елларда тестларны үзебез төзи идек. Ә хәзер Интернетта туган тел мөгаллимнәренең берләшмәләре оештырылды. Без шул төркемнәрдә бер-беребезгә киңәшләр бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз.”

Шигапова индира


Үземнең БДИ тапшырган көннәрне искә алам. Яңа старт алган көннәре иде. Әзерлек өчен 2 ай гына вакыт бирелде. Математика укытучыбыз Индира Шиһапова дәрестә дә, аннан соң да, өендә дә безне имтиханга әзерләде. Менә ул чын укытучы үрнәге! “Бүгенгә кадәр математикадан имтихан тапшыра алмаган бер генә укучы да булмады, – ди укытучым. – БДИ сират күперен кичү кебек тоелса да, системалы рәвештә укып барганда, барлык укучылар да имтиханны биреп чыга ала. Анда бит мәктәптә өйрәнгән темалар гына”.


 


Белгеч фикере


“Имтиханга 12 сәгать кала китабыңны ябып куй!”


психолог 1
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА, психолог:

– Имтиханга әзерләнгәндә иң мөһиме – көнне дөрес итеп бүлә белү. Бала уку белән ялны чиратлаштырырга тиеш. 40 минут укыганнан соң, 10 минут тәнәфес ясап алырга кирәк. Ял вакытында физик хезмәт белән шөгыльләнү яхшы. Бары бер генә әйбердә катгый таләп куелсын: бала вакытында йокларга ятарга тиеш. Әмма монда да аның “ябалак“ яки “тургай” булуын истән чыгармагыз.


Укучы һәр иртәне көнлек план төзергә тиеш. Рәттән гуманитар яисә математик фәннәрне түгел, ә аларны чиратлаштырып, мәсәлән, физика яки әдәбият, тарих яки алгебраны укырга кирәк. Бу баш миенең яхшырак эшләвенә китерә, алҗуны киметә.


Һәр көнне нәрсә өйрәнгәнегезне кыскача язып барыгыз. Кабатлаган материалны таблица, схема, хәтта рәсем-диаграмма рәвешендә күрсәтү дә аны җиңелрәк хәтердә калдырырга булыша.


БДИга әзерлек барышында иң мөһим факторларның берсе – дөрес туклану. Укучыга көненә дүрт тапкыр ашарга киңәш ителә. Рационда җитәрлек күләмдә калориягә һәм витаминнарга бай ризыклар булырга тиеш. Балык, бал, әстерхан чикләвеге, йомырка, эремчек, ит, йөзем җимешләре, банан, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш акыл эшчәнлеген арттыра, борчы-куркуны да киметергә булыша.


Имтихан тапшыру чорында өйдәге шартлар, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, эмоциональ халәт зур әһәмияткә ия. Тынычлану өчен – имтиханга карашыгызны үзгәртергә тырышыгыз. Аңа белемеңне күрсәтү мөмкинлеге итеп карагыз. Сынау алдыннан бәхәскә кермәгез, тыныч булыгыз. “Барысы да яхшы булачак” дип үзегезне тынычландырыгыз. Имтиханга 12 сәгать кала китапны ябып куегыз, организмга ял бирегез.



Имтихан барышында укучыларга киңәшләр



  1. Барлык биремнәрне дә бер кат яхшылап укып чыгыгыз. Шуннан соң гына “җиң сызганып” эшкә керешегез.

  2. Сорауны ахырына кадәр укып, мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз (укучының иң зур ялгышы: ахырга кадәр укып чыкмыйча, җавапны язып куярга ашыгу).

  3. Бирелгән сорауга җавапны белмәсәң, аны калдырып торып, алдагысына күч.

  4. Бүленгән вакыт аралыгында сорауга җавап таба алмасаң, интуицияңә таянып, күңелеңә якын тоелган җавапны билгеләп куй.



ГМ-инфо


БДИда быел ни көтә?


Өч фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре бетерелә. Бары чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Инглиз телен сайлаучылар имтиханны ике көн тапшырачаклар.


Узган ел берничә районда сыналган контроль-үлчәм материалларының урында, ягъни имтихан уздыру пунктында бастыру тәҗрибәсен быел 12 пунктта кулланачак. Ягъни, материаллар аудиториядә бастырыла, шунда ук таратылып, скан аша уздырылып, базага кертелә.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ