Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче йөзлектә IT-сыйныфлы авыл мәктәбе

Район үзәге булган Теләче авылында бүгенге көндә 574 баланы үзенә сыйдырган бер һәм бербәнбер урта мәктәп эшли. Тарихында Павел Иванов, Нурислам Насыйбуллин, Евгений Бушмакин, Рөстәм Җәләлов, Екатерин...

Район үзәге булган Теләче авылында бүгенге көндә 574 баланы үзенә сыйдырган бер һәм бербәнбер урта мәктәп эшли. Тарихында Павел Иванов, Нурислам Насыйбуллин, Евгений Бушмакин, Рөстәм Җәләлов, Екатерина Иванова, Эльмира Хәмизова кебек дәрәҗәле, үз алдына куйган максатны ахырына кадәр җиткерә белүче шәхесләр җитәкләгән мәктәп коллективы бүгенге көндә энергияле, яшь директор Раил Расиф улы НӘҖИПОВ кул астында хезмәт куя. Биредә эшли башлавына өч ел гына булуга карамастан, укучылар, әти-әниләр, коллегалары арасында абруй казанырга өлгергән ул. Узган уку елында республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасында уникенче баскычта урын алган уку йорты нинди планнар һәм яңалыклар белән яши? Татар теле әйләнәсендәге ыгы-зыгы аларга тәэсир иткәнме? Мәктәп директоры белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.Назипов телэче


Укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең иң кирәкле шартларыннан берсе әзерлекле педагогик коллектив булса, дип башлады сүзен Раил Расифович—Уку-укыту базасы заманча булу укучыларга өстәмә белем алырга, иҗади эшләргә мөмкинлек бирә. Мәктәбебезгә шушы максатка бүленгән бюджет акчалары һәм иганәчеләр ярдәме белән ремонт үткәрелде. Ләкин проблема да юк түгел. Балалар саны арта бара, Теләченең үзеннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да йөреп укучы балалар бар. Шуңа алдагы уку елында кабинетлар саны җитмәскә мөмкин. Киләчәктә район үзәгендә бер башлангыч мәктәп төзү нияте бар. Әгәр моны тормышка ашыру өчен финанс бирелсә, ул кыенлык та чишелер иде.


–Теләче мәктәбенең башкалардан аермалы ягы бармы?


—Безнең үзенчәлекле ягыбыз шунда: биредә уку-укыту эшчәнлегеннән тыш, укучылар өчен 19 юнәлештә төрле түгәрәкләр, оеш- малар эшләп килә. Мәсәлән, хәрби-патриотик тәрбиягә корылган «Юнармия» оешмасындагы егет-кызлар һәртөрле патриотик чараларда, ветераннарга ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия акцияләрендә башлап йөрүчеләрдән булса, «Уйлап табучы», «Авиамодельләштерү» түгәрәкләренә чын-чынлап техника белән кызыксынган балалар йөри. Тегү түгәрәгендәге кызларыбыз үзләре үк модельләр уйлап таба. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән драма,«Матбугат үзәге», «Музей эше» түгәрәкләрен дә атап узу кирәктер. Бүгенге көндә мәктәптә дә, гаиләдә дә «укытучы – бала», «әти-әни – бала», «укытучы – әти-әни» каршылыклары булып тору беребезгә дә сер түгел. Нәкъ шуны күз уңында тотып, күптән түгел «Татулашу мәктәбе» оештырылды. Теләчелеләрнең милли көрәш буенча республика күләмендәге уңышларыннан күпләр хәбәрдар. Моңа нигез мәктәптә салына. Безнең укучылар спортның башка төрләрендә дә алдынгылар рәтендә.


— «Талант – барыннан да элек хезмәт» дигән Антон Чехов. Теләче мәктәбендә сәләтле балалар белән эшләүдә нинди алымнар кулланыла?


– Сәләтсез бала юк, дип кабатларга яратабыз. Мин моңа тагын вакытында укытучылар яки ата-аналар тарафыннан тоеп алынмаган балаларның сәләте йомылып кала, дип тә өстәр идем. Ата-ананың моның өчен белеме яки вакыты җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә сәләтне кече яшьтән күреп алып, алга таба үстерә алу педагогның профессиональ бурычы булып тора. Моңа хәзер аеруча игътибар зур. Күп вакыт укытучының үз хезмәтенә бәя дә укучыларының уңышларына карап бирелә. «Бала-чакта алган белем ташка язган сүз белән бер»,– диләр бит. Мөгаллим төрле юллар белән сабыйның аңына сеңдергән белем онытылып торган кебек булса да, кирәге чыгуга – хәтергә төшә.


Бездә сәләтле балалар белән эшләүдә элекке гадәти эш төрләре белән беррәттән, инновацион формалар да кулланыла. Тренинг, эшлекле уен, диспут, мастер-класс, проект эшләре шундыйлардан. «Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә», – дигән немец педагогы А.Дистервег. Бу сүзләрдә дә хаклык бар: моңарчы белемне укытучы эзләп табып, үтемле юллар аша укучыларга җиткерергә тырышса, бүген инде укытучы белем алу юлларын бары тик фаразлый, тәкъдим итә һәм күрсәтеп бирә.


Эшнең нәтиҗәсен өстәгеләр бәяли белсә, ул укучыга да, укытучыга да алга таба тырышу өчен зур стимул булып тора. Бу уңайдан бездә зарланырлык урын юк. Ел саен уку елы ахырында төрле олимпиада, конкурсларда җиңүчеләр район җитәкчелеге тарафыннан төрле формаларда билгеләп үтелә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булдырган «Нур» фонды хисабыннан акчалата бүләк- кә ия булу мөмкинлеге бар. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәбебез шул фонд- тан 100 мең сумлык грант отты.


Бүген мәктәпнең генә түгел, һәр педагогның эшчәнлегенә бәя биргәндә, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре төп критерий булуы беркемгә сер түгел.


— БДИ кирәкме-юкмы дигән бәхәсләр дә кимеде кебек. Белемне сынауның бу формасы сыйфатка нинди йогынты ясый?


— Теләче мәктәбе тарихында БДИны бик үк әйбәт балларга тапшырмаган еллар да булды. Һәр уңышсызлыкны анализлап, нәтиҗә чыгара белсәң, хаталарны төзәтү мөмкинлеге туа. Имтиханнарга тагын да ныграк әзерләнәсең, сыйныфта үткәрелгән гомуми консультацияләр белән генә чикләнмичә, һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнәсең. Мөгаллимнәребез шулай эшли дә. Һәр укучыга аерым биремнәр биреп, аларның үтәлүен тикшереп (без моны кире элемтә дибез), өзлексез эш алып баралар. Бүгенге заман технологияләре моңа юлны киң ача. Узган елгы нәтиҗәләргә килсәк, унөч укучыбыз мәҗбүри бирелә торган имтиханнардан 80 һәм аннан күбрәк балл җыйды, ә бер укучыбыз дүрт предметтан имтиханнарны югары балларга тапшырды. Быелгы уку елында да әзерлек эшләре бер генә көнгә дә туктап тормый.


–Җәмгыятьтә килеп туган тискәре күренеш, әйтик, юристлар, экономистлар ише һөнәрләргә, гуманитар юнәлештәгеләргә ия булучылар кирәгеннән артып китеп, эшче һөнәрләренә, техник профессияләргә игътибар кимү бу өлкәдәге сәясәтне үзгәртергә мәҗбүр итә. Ул мәсьәлә мәктәпкә дә килеп кагылмыйча калмагандыр.


— Әйе, профильле укытуга игътибар елдан-ел арта бара. Безнең мәктәп әлеге юнәлештә база мәктәбе санала. Һәр мәктәп нинди профильләр буенча белем бирергә кирәклеген үзе билгели. Аны дөрес сайлап, шәхси уку планы һәм программалары нигезендә практик белем алу егет һәм кызларга киләчәктә нинди уку йортына керәчәген алдан ук билгеләргә мөмкинлек тудыра. Нәкъ менә IX сыйныфтан соң сайланган профиль киләчәктә укуны дәвам итүнең максатын һәм асылын билгеләргә ярдәм итә. Профильле сыйныфларга укучыларны туплаганда, төп фәннәр буенча дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре, олимпиадаларда һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу да исәпкә алына. Мондый курслар гомуми белем бирүдән үзенең һөнәри юнәлешле булуы һәм профильле фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнү белән аерыла. Мисал өчен, әгәр универсаль класста X – XI сыйныф укучылары атнасына 4 сәгать – математика, 2 сәгать физика укыса, физика-математика профилендә беренчесе – 6, икенчесе 5 сәгать укытыла, һәм аларга әле 6 сәгать электив курслар да өстәлә. Күреп торасыз, профильле укыту фәнне тулырак өйрәтә һәм, бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы биреп, иң яхшы югары уку йортына керү мөмкинлеге тудыра. Алдагыларыннан аермалы буларак, агымдагы уку елында бездә IT-сыйныф ачылды. Биредә укучылар күбрәк информатика фәнен үзләштерә, электив курсларда робототехника белән шөгыльләнә. Алар алга таба һәнәр сайлаганда, программалаштыру, информатизацияләү юнәлешен күз алдында тота.


— Бүгенге катлаулы һәм гел үзгәреп торган заманда һәр баланы, физик һәм психик мөмкинлекләре нинди булуга карамастан, яшәргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес итеп тәрбияләү – мәктәпнең тагын бер бурычы. Сәләтлеме ул, әллә инде укуда иптәшләреннән артта каламы, һәр балага белем алуга юл ачык булырга тиеш, дибез. Белүебезчә, шуны истә тотып, мәктәптә коррекцион сыйныфлар да ачылган. Бу юнәлешне дә ачыклап үтсәгез иде.


– Нәкъ әлеге бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан, Теләче мәктәбендә VIII төрдәге махсус программа белән белем бирүче ике коррекцион сыйныф эшләп килә. Алар педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән: укытучылары махсус курслар тәмамлап, һәрдаим үзенчәлекле балалар белән эшләүдәге белемнәрен арттыру турында кайгырталар. Белем бирү белән бергә, ул сыйныфларда балаларны эшкә өйрәтү, мәктәптән киткәч, эш белән тәэмин итү өстендә дә гаять зур тырышлык салына.


Мәсәлән, махсус сыйныфны тәмамлаган узган елгы чыгарылыш укучылары урта махсус белем бирү йортларында укуларын дәвам итү мөмкинлеге алды. Аларның кайберләре Теләче сәнәгать паркында ачылган кече заводларга эшкә урнаштырылды.


– Район үзәгендәге бердәнбер урта мәктәп «күз өстендәге каш кебек». Күбесенчә татарлар яшәүче бу җирлектә татар сыйныфларына укырга керергэ гариза язучы ларның аз булуы бераз аптырашта калдыра.


– Чыннан да, бу мәсьәлә безне дә борчый. Югыйсә, татар сыйныфында да шул ук мөгаллимнәр укыта, балалар бер үк программа нигезендә белем алалар. Без ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Җәмгыятьтә тел турында купкан ыгы-зыгы аларның да аңына тәэсир итмичә калмагандыр. Әйтергә мөмкин, бу – безнең халыкта милли аңның томаланып килүен күрсәтә торган күренеш. Ләкин әле уку елы башланганчы, ата-аналар ана теленә мөнәсәбәт хакында кат-кат уйлап, дөрес карар кабул итәрләр дип өметләнәбез.


Тәрбия чараларына килсәк, бездә алар тулысынча диярлек татар телендә уза, бу яктан борчылырлык урын юк. «Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас»,– дигән мәкаль бар. Әгәр ана телебезне кече сыйныфлардан ук өйрәтмәсәк, үсеп килүче яшь буын үзенең милләтен, тарихын, тел байлыгын, моңын, әдәбиятын онытмасмы? Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә, әдәбиятта чагылыш тапкан. Без, әти-әниләр, үзебез үк сабыйларны шушы хәзинәдән баш тартырга мәҗбүр итмибезме? Бу хакта тирәнрәк уйланырга җирлек бар, чөнки тормыш бүгенге көн белән генә тәмамланмый.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ