Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең Татарстан» форумы республикабыз яшьләрен бәйгегә дәшә

Инициативалы, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучан яшьләребезнең иҗат мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә? Республикабыздагы сәләтле егет-кызларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан инновацион мәй...

Инициативалы, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучан яшьләребезнең иҗат мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә? Республикабыздагы сәләтле егет-кызларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан инновацион мәйданчыклардан нәтиҗәлерәк файдалану юллары нидән гыйбарәт? Әнә шундый проблемаларны хәл итү максатыннан, республикабызда 2010 елдан башлап «Безнең Татарстан» дигән яшьләр форумы үткәрелеп киленә. Киләсе елда аның җиденчесе узачак. Бүгеннән аңа катнашу өчен заявкалар бирү кампаниясенә старт бирелде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә җиткерелде.


 

Яшьләребез мәнфәгатен күздә тоткан әлеге форум гамәлгә куелганнан бирле узган алты ел эчендә 5500дән артык проект эше тәкъдим ителгән. Шулардан 219 ы финалга үткән. Республика яшьләр форумында катнашучыларның саны да, алар тәкъдим иткән проектларның актуальлеге дә елдан-ел арта, тулаем форум үзе дә колачлырак була бара. Әйтик, VII «Безнең Татарстан» форумы тугыз мәйданчыкта үтәчәк. Алар: «Инновацияләр», Архитектура һәм сәнгать», «Эшмәкәрлек», «Миһербанлылык», «Хәвефсезлек», «Спорт», «Кече Ватаным», «Татулык һәм фикер бедәмлеге», «Яшьләр» биләмәләре.


Форум берничә этапта үтәчәк. Заявкалар бирү чорында үз проектлары белән катнашучы яшьләр forumtatarstan.ru сайтында теркәлергә тиешләр. Әлеге этап нәтиҗәләреннән чыгып, форум дирекциясе бәйгенең читтән торып үткәрелүче этабында катнашачак проектларны ачыклый. Анысы 2017 елның 24 февраленә кадәр дәвам итәчәк.Эксперт комиссиясе исә иң уңышлы дип тапкан проект һәм идеяләрне форумның төп турына уздыра. Шулардан иң яхшы дип табылган 27 проект финал күргәзмәсенә сайлап алына. Аның җиңүчеләре киләсе елның апрелендә билгеле булачак. Ә анда иң уңышлы дип табылганнары федераль һәм Идел буе округы дәрәҗәсендә уздырыла торган «iВолга», «Таврида», «Балтика Артегы», «Итуруп» яшьләр форумнарында Татарстан данын якларга тиеш була.



Видео: пресс-конференция, посвященная старту заявочной кампании VII Республиканского форума «Наш Татарстан»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ