Логотип Магариф уку
Цитата:

«Болгар кызлары» Тукайга ияреп «тыелган тема»га җырлый (видео)

23 ноябрь көнне  Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты тәкъдим ителде. Әлеге чарада «Болгар кызлары» триосы Тукай сүзләрен...

23 ноябрь көнне  Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты тәкъдим ителде. Әлеге чарада «Болгар кызлары» триосы Тукай сүзләренә язылган «Зиләйлүк» җырын башкарды. Халкыбызның классик җырына әйләнгән «Зиләйлүк» көе шагыйрьнең «Эштән чыгарылган татар кызына» дип аталган шигыренә иҗат ителгән.


 

«Зиләйлүк»
Татар халык көе, Габдулла Тукай сүзләре


Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең. 


Атылган — кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике иренең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың? 


Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын.
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңелен ничек өзгәнен.


                                                       1909

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ