Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгар музей-тыюлыгы могҗизалы тарихи тамашага дәшә

Могҗиза дими ни дисең?! 12 – 13 август көннәрендә быел да шәһри Болгарыбыз XIV гасырга кабаттан әйләнеп кайтырга җыена. Ике көн буена анда урта гасырлар чоры мохите хөкем сөрәчәк. Моңа   «Бөек Болгар»...

Могҗиза дими ни дисең?! 12 – 13 август көннәрендә быел да шәһри Болгарыбыз XIV гасырга кабаттан әйләнеп кайтырга җыена. Ике көн буена анда урта гасырлар чоры мохите хөкем сөрәчәк. Моңа   «Бөек Болгар»урта гасырлар сугышы фестивале сәбәпче.


Узган елларда үткәрелгәннәреннән аермалы буларак, быелгысы халыкара статуста үтәчәк икән. 5х5 тарихи урта гасырлар буенча Европа беренчелегенә Гран-при бәйгесе дә тамашачыларны мавыктыргыч тамаша-мизгелләре дә шаккаттырырга ниятли. Анда «Милләтләр көрәше-2017» дөнья чемпионаты җиңүчеләре урта гасырларда бик популяр булган сугыш ысул-алымнары белән тамаша кылачак. Әлеге Гран-прида Италия, Франция, Чехия, Украина һәм Беларуссиядән иң көчле командалар катнашырга җыена. Шуңа да урта гасырлар мохитен, рухын  җан-тәннәре белән тоярга җыенучы тамашачылар быел күпкә күбрәк – 40 меңнән артык булыр дип көтелә. Шуңа да «Бөек Болгар-2017» фестивален оештыручылар кунакларга тамаша кылу өчен мөмкин кадәр күбрәк уңайлыклар булдырырга вәгъдә итә: утырып карау өчен трибуналар да урнаштырылачак. Урта гасырларга хас булган «Ишегаллары сугышы», «Донжон кубогы», җәядән атучылар һәм җайдаклар турнирлары, «бугурт» дигән күп кеше катнашындагы сугышлар үтәчәк.  Төп  арена – ристалище, аңардан тыш – тагын 12 интерактив мәйданчык, кул эшләре һәм кәчепчелек буенча мастер-класслар тамашачылар хозурында булачак. Бер көндәге бар тамашаның шаһиты буласы килгән һәр кешегә билет бәясе – 1000, балаларга – 500 сум, ә биш яшькә кадәрге балаларга тамаша кылу бушлай.  Фестиваль барган көннәрдә «Тарихи лагерь» эшләячәк. Анда 1х1, 3х3, 5х5, форматындагы сайлап алу бәйгеләре барышын күзәтергә, Алтын Урда, урта гасырлардагы Русь һәм Европа илләренә хас булган көнкүреш кирәк-ярагын үз күзләрең белән күрергә мөмкин булачак. «Урта гасырлардагы балалар дөньясы» мәйданчыгы исә фестиваль карарга килгән балаларга мавыктыргыч лабиринтларын тәкъдим итәргә җыена. «Урта гасырлар биюләре һәм музыкасы» дигән мәйданчыкта фолк-төркемнәр чыгыш ясаячак.


Чыганак: «Татар-информ» МА Чыганак: «Татар-информ» МА

Фестивальгә барырга җыенучылар  өчен Казаннан, Ульяновск, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәттән махсус автобус рейслары оештырыла. Барып-кайту бәясе 650 – 800 сум.


Кыскасы, Бөек Болгар тыюлыгы бик тә мавыктыргыч тарихи тамашаларга көтеп кала. Рәхим итегез!


Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановәм әлеге фестивальне оештыручы Алексей Кокурин катнашында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ