Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда Халыкара волонтерлар лагере эшли

Болгарда Халыкара волонтерлар лагере оештырылды. Биредә волонтерлар өч үнәлештә эшлиләр: археологик казулар, кыр шартларындагы консервация һәм туристлар белән эшләү, дип хәбәр итә Болгардан «Мәгариф»...

Болгарда Халыкара волонтерлар лагере оештырылды. Биредә волонтерлар өч үнәлештә эшлиләр: археологик казулар, кыр шартларындагы консервация һәм туристлар белән эшләү, дип хәбәр итә Болгардан «Мәгариф» журналисты Сиринә Мөхәммәтҗанова. 


WhatsApp Image 2017-07-28 at 09.55.05 (1)Ачылыш тантанасыннан соң журналистларны волонтерларның эшчәнлеге белән таныштырдылар. 

WhatsApp Image 2017-07-28 at 11.05.06 (1)


Лагерьдә катнашучылар сүзләренә караганда, алар вак кисәкләрдән керамик савыт-сабалар жыялар. Лениногорск шәһәренән булган Айгөл Гыйләжевага бу шогыль бигрәк тә ошый.


«Бу мина балачакта пазллар җыюны хәтерләтә», – ди кыз.

Биредә археологик казу эшләре алып барыла. WhatsApp Image 2017-07-28 at 11.18.29WhatsApp Image 2017-07-28 at 11.18.33

23 яшьлек Чистай егете КФУ магистры Виталий Шепилов: «Бик күп файдалы казылмалар табыла. Элекке базар урынында тәнкәләр, тукымалар таптым. Мин биредә бик теләп катнашам. Документлар аркылы өйрәнүгә караганда, үзең шул эшләрдә катнашу күпкә кызыграк, — дип уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ