Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров: “Һәр Сабан туена игътибар биреләчәк!”

Җәйнең беренче ае татар халкында, минемчә, һичшиксез милләтебезнең күркәм бәйрәме саналган Сабан туе белән ассоциацияләнә. Шул уңайдан Татарстанда, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә, чит илләрдә июнь-и...

Җәйнең беренче ае татар халкында, минемчә, һичшиксез милләтебезнең күркәм бәйрәме саналган Сабан туе белән ассоциацияләнә. Шул уңайдан Татарстанда, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә, чит илләрдә июнь-июль айларында милли бәйрәмебез гөрли. Бүген татар-информ матбугат үзәгендә дә бөтендөнья татар конгрессы, ТР мәдәният минстрлыгы һәм яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белгечләре матбугат конференциясендә 2018 елгы Сабан туйларына әзерлек эшләре турында сөйләделәр.


0975


фото: tatar-inform.tatar

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров: “Быелгы Сабан туйларының вакыты Рамазан ае белән бәйле бераз күчерелде. Бүгенге көндә рәсми саннар буенча Сабан туйлары 58 төбәктә, 30 чит илдә узачак. Татарлар яшәүче төбәкләрдә һәм чит илләрдә уздырылучы Сабан туйларны оештыру мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан башкарыла, шул рәвешле оештыручыларга гаризалар тапшыру йөкләнде. Бүгенге көндә 355 гариза кабул ителгән: 82-се чит илләрдән, 255-е Россия төбәкләреннән. Бу рәсми сан, болай Сабан туйлары меңгә җитә. Аерым статуска ия булган Сабан туйлары күз уңында тотыла. Беренчедән төбәкара һәм федераль Сабан туйлары турында әйтеп узасым килә. Аларның беренчесе Алтай краеның “Бирюзовая Катунь” турзонасы җирлегендә 17 июньдә, ә икенчесе Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә 6-7 июль көннәрендә гөрләячәк.


Шулай ук быел икенче тапкыр уздырылучы Ык буе авыллары Сабан туе 23 июнь көненә билгеләнде. Ул Азнакай районында узачак. Бирегә Тататарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләреннән вәкилләр чакырулы.


14-15 июньдә Курган өлкәсенең Әлмән районында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе бәйрәм ителер дип көтелә.


Сентябрь урталарында Казахстанның Кызылорда шәһәрендә Республика күләмендә Сабан туе узар дип көтелә.


Республикабыз Сабан туйларына әйләнеп кайтсак, алар 16-17 июнь көннәрендә район һәм авылларда, 23 июнь көнне мәркәзебез Казанда, Яр Чаллы шәһәрендә билгеләп үтеләчәк. Һәр Сабан туена игътибар биреләчәк!” – дип билгеләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ