Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары татар телендә сөйләшә

Бөтендөнья татар конгрессы VI cъездының төп мәсьәләсе — татар теле икәнлеге алдан билгеле булды. Журналистлар белән очрашуда БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шулай дип белдергән иде. Бүген съ...

Бөтендөнья татар конгрессы VI cъездының төп мәсьәләсе — татар теле икәнлеге алдан билгеле булды. Журналистлар белән очрашуда БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шулай дип белдергән иде. Бүген съездның беренче көнендә делегатлар әлеге мәсьәләне күтәреп чыкты. Йөзгә якын делегат бүген ТР Фәннәр академиясендә «Татар рухы: тел һәм мирас» дискуссия мәйданчыгына җыелды.


DSC_0865


Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар, кунаклар каршында Фәннәр академиясе президенты, «Мәгариф» журналының даими авторы Дания Заһидуллина, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова чыгыш ясадылар.


Делегатлар татар телен куллану даирәсен киңәйтүне күздә тота. Татар телендә өзлексез белем бирү кирәклеге ассызыклана. Шул исәптән, татар югары уку йорты булдыру, чит төбәкләрдә телне өйрәнү курсларын оештыру мәсьәләләре дә килеп баса.


Татар телен һәм татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү турында фикер алышу әле дәвам итә.DSC_0877


DSC_0855DSC_0866

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ