Логотип Магариф уку
Цитата:

Буада кече тәрбиячеләр көч сынашты (әбүнәче хәбәре)

Балалар бакчасында һәр сабыйның тәрбияче һәм кече тәрбияче канаты астында булуы һәркемгә мәгълүм. Әлеге һәр ике белгечнең дә фидакарь хезмәте һәм аларның сайланган һөнәрен яратып башкаруы кирәк. Сүзеб...

Балалар бакчасында һәр сабыйның тәрбияче һәм кече тәрбияче канаты астында булуы һәркемгә мәгълүм. Әлеге һәр ике белгечнең дә фидакарь хезмәте һәм аларның сайланган һөнәрен яратып башкаруы кирәк. Сүзебез кече тәрбиячеләр турында.


Аларның чиста итеп юган идәннәре, савыт-сабаларның, уенчыкларның тәртиптә булуы, сабыйларның аяк киемнәре шнурларының дөрес бәйләнүе... кече тәрбиячеләр вазифасына караган бихисап эш-гамәлләрнең барысын да санап бетерерлек кенәме соң?!


Кече тәрбиячеләрнең абруен арттыру һәм  алар арасында иң-иңнәрен ачыклау максатыннан Буадагы «Теремкәй» балалар бакчасында әле беренче мәртәбә «Минем яраткан кече тәрбиячем» дигән бәйгенең район туры булып узды.
P1080203


Әлеге мактаулы исемне яулап алу өчен район балалар бакчаларының 9 кече тәрбиячесе – сайлап алу турын узып финалга чыгучылар көч сынашты. Бәйге, гадәттәгечә, белгечләрнең үзләре белән таныштыруыннан башланып китте. Катнашучылар һәм аларның җанатарлары үзләрен һәрьяклап матур яктан күрсәтте. Жюри конкурста катнашучыларның чыгышына эчтәлек, эмоциональлек һәм оригинальлек кебек критерийлардан чыгып та үз бәясен бирде. Иң истә калганы: белгечлекләре буенча блиц-турнир. Бу турда кече тәрбиячеләр СанПин таләпләренә карата үз белемнәрен күрсәтте. Аларның табын өстәлен әзерләү осталыгы жюри әгъзалары күңеленә аеруча хуш килде, чөнки кече тәрбиячеләр, педагоглар һәм балалар белән берлектә, бу бәйгегә иҗади яктан килеп, матур эш үрнәкләре күрсәтә алды.
P1080176
Кече тәрбиячеләрнең һәркайсы үзен шулкадәр яхшы күрсәтте, берсе дә бүләксез китмәде. Әмма мәртәбәле жюри Буадагы «Аленушка» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гөлгенә Ягъфәр кызы Абдуллинаны төп җиңүче дип тапты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
P1080225
Равия СИТДЫЙКОВА,

Буадагы «Теремкәй» балалар бакчасы мөдире


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ