Бүген Лаеш районында үткән эшлекле сөйләшүләр “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” дигән темага багышланды

Бүген Лаеш районында үткән эшлекле сөйләшүләр “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” дигән темага багышланды.  Конференциягә килгән кунаклар 3 секциягә бүленеп эшләде.   

Алар районның тарихы белән танышты, масстер-класслар карады, балалар бакчалары, музейларда булды. Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды. Көн тәртибенә кертелгән доклад-чыгышлар актуаль мәсьәләләргә: ирешелгән уңышлар, хәл итәсе проблемаларны чишү юлларына кагылды.

Соңыннан тиешле резолюция кабул ителде, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *