Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз яву көтелә

Бүген Татарстанда яшен, яңгыр, көндез урыны белән боз явуы, кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю (Казанда секундына 16 метрга кадәр) көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәл...

Бүген Татарстанда яшен, яңгыр, көндез урыны белән боз явуы, кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю (Казанда секундына 16 метрга кадәр) көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама биреп, хәбәр итә.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарайган вакытта урамда электр үткәргеч линияләрдән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналар янына бармаска куша. Шулай ук нык булмаган корылмалар һәм черегән агач кәүсәләреннән дә ерак торырга кирәк. Көчле җил вакытында имгәнүләргә дучар булмас өчен бина эченә качарга киңәш ителә.


Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда һаваның төнге минималь температурсы – +8..+13, көндез максималь температура +20..+25 градус булачак.


 "Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ