Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы язгы мода укытучыларны нәрсә белән сөендерер?

Яз үзенең килүен сиздерә башлау белән һәр хатын-кыз әлеге матур ел фасылы өчен гардеробын барлый башлый. Һәркемнең тизрәк салкын кыштан соң калын киемнәрен салып, җиңелчә матур ачык төстәге язгы киемн...

Яз үзенең килүен сиздерә башлау белән һәр хатын-кыз әлеге матур ел фасылы өчен гардеробын барлый башлый. Һәркемнең тизрәк салкын кыштан соң калын киемнәрен салып, җиңелчә матур ачык төстәге язгы киемнәр киясе килә. 2018 елның язгы модасы безне нәрсә белән сөендерер икән?


- oversize стилендәге пәлтәләр үз популярлыгын югалтмый. Чәчәкле принтлары булган, шакмаклы һәм шулай ук күннән тегелгән пәлтәләр модада;
aCjyPl2y7_c


- иркен, кулдан бәйләнгән яки трикотаж тукымадан тегелгән күлмәкләр, кардиганнар, свитерлар, пуловерлар бик актуаль. Ассимметрик формалы киемнәр модада булачак (мәсәлән, бер иң башы төшеп тора торган свитерлар);mr2D4A25SlQOVuHMp1f0zg


- җиңел итәкле озын нәфис күлмәкләр һәм ретро стильдәге, итәкләре билдән киңәеп киткән күлмәкләр аеруча популяр булачак. Кыска күлмәкләрдән күлмәк-капчык модада;


- ефәк яки шифоннан тегелгән, бантлы, бөрмәле яки чәчәк принтлары төшерелгән, киң җиңле романтик стильдәге блузкалар;L961nM80_hc


- күннән тегелгән итәкләр актуаль булып кала. Шулай ук миди озынлыктагы карандаш, мини-трапеция, “пачка” һәм ялтырап тора торган итәкләр модада булачак;


- чалбарларның киң төрләре, биек биллеләре, клешлары, классиклары һәм шакмаклылары популяр булуы көтелә. Алар бәрхет, күн, йон, атлас, замша, трикотаж тукымадан тегелгән булырга мөмкин. Тик классик чалбарларның караңгы түгел, ә ачык төстәгеләрен сайларга кирәк;


- гардеробта һичшиксез плащь булырга тиеш. Бу язда тренчлар, “пыльниклар”, ялтырап тора торган материалдан (металл төсендәге, винил, лаке, “пластик”) тегелгән һәм ялтыравыклы принтлары булган, күннән тегелгән классик плащьлар модада;0qlPB5Xlv1c (1)


- металл төсендәге аяк киемнәре популяр булып кала. Туфли һәм ботинкаларның уентысы V формасында, башлары очлы яки ярымочлы булырга тиеш. “Кроссовкалар һәм тупас формадагы ботильоннар һәркемнең гардеробында урын алырга тиеш”, - ди мода белгечләре.


“Мода, мода” дисәк тә, һәр һөнәр иясе эш өчен кием сайлаганда билгеле бер кысалардан чыкмаска тиеш. Мәсәлән, укытучылар. Алар быелгы язгы модадан үзләренең гардеробына нинди киемнәр ала ала икән? Бу сорауга модельер, Россия дизайнерлар союзы әгъзасы, KATYA BORISOVA Мода Йортының креатив директоры Екатерина Борисова җавап бирә:


 - Бу язда йомшак кабарып тора торган (пушистый) фактуралар модада. Йомшак фактура дигәндә мин ангора, мохерга охшаш һәм башка нәфис, йомшак материалларны күз алдымда тотам.


Төсләргә килгәндә, алның бөтен төсмерләре бу сезонда бик актуаль булачак. Бу төсне башка бик күп төсләр белән яраштырырга була. Шуңа карап, ул үзе аңлаткан мәгънәне дә үзгәртергә мөмкин. Ал һәм соры төсләр бергә бик затлы күренә. Ул бер үк вакытта бик нәфис һәм җитди образ тудырачак. Ә бу, минечә, укытучыга бик кирәк. Шулай ук ал белән көрән, зәңгәрсу, ментол төсе, кара, ак һ.б. бик күп төсләр яраша. Шул рәвешле киемдә берничә төсне яраштырып та, тулысынча бер төстән генә дә киенергә мөмкин. Total color тенденциясе, ягъни баштанаяк бер төстәге кием кию дә бик актуаль.7IK2joBRNHk (1)


Шулай ук ачык янып тора торган фуксия төсе – быелгы модалы тенденцияләрнең берсе. Мондый төстәге пәлтә, плащь, сумка, туфлилар бик матур күренәчәк.


Икенче модалы тенденция ул – буй-буй сызыклы киемнәр. Бу очракта шулай ук тулысынча диярлек буй-буй сызыклы киемнәр кию популяр булачак. Ягъни буйлы кофта белән бер төстәге итәк киясе урынга, итәкнең дә буйлысын кияргә кирәк. Әлбәттә, алар бер-берсенә төс, форма ягыннан туры килергә тиеш.E-tDwr2dGI8uWBAyznzvDI


 Джинса киемнәр шулай ук популярлыгын югалтмый. Бу сезонда ул алай ук “ертык, сәләмә” түгел. Әлеге тукымадан тегелгән классик костюмнар, итәкләр, чалбарлар, жакетлар һ.б. модада булачак.TvVB79gW0Rk


Бу сезонда ялтыравыклы киемнәр аеруча актуаль. Бу кичке киемнәргә генә түгел, көндезгеләренә дә кагыла. Ялтыравык бик күп. Шулай ук пайеткалы киемнәр бик популяр булачак.


Аксыл көрән, ак, кара төсләр популяр булып кала.


Аяк киемнәренә килгәндә, укытучыларга бик зур булмаган танкеткалы яки кечкенә каблуклы туфлилар бик яхшы вариант булачак. Шакмак формасындагы үкчәле туфлилар инде берничә сезон үз актуальлеген югалтмый.


Мода булгач, төрлесен күрергә туры килә. Шуңа күрә моданы күзәтеп барыгыз, әмма үзегезгә ошаганын һәм уңайлысын киегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ