Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит илләрдән дә киләләр

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» дип исемләнгән XI Форум Казанда 7–9 декабрь көннәрендә узачак. Аның эшендә Россиянең 66 төбәгеннән, 28 чит илдән килгән эшмәкәр катнашыр дип көтелә. Бу хакта...

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» дип исемләнгән XI Форум Казанда 7–9 декабрь көннәрендә узачак. Аның эшендә Россиянең 66 төбәгеннән, 28 чит илдән килгән эшмәкәр катнашыр дип көтелә.


 


Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы конференциясендә ясаган чыгышында хәбәр итте. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген 5 мәйданчыкта уздыру каралган. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:


«Татарстан Республикасында бизнес.
Инфраструктура, институтлар үсеше һәм ярдәм итү программалары»
«Төзелеш индустриясендә инновацияләр һәм энергияне саклау»
«Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар»
«Туризм индустриясе һәм кунакханә бизнесы үсеше»
«IT индустриядә инновационпроектлар»


8 декабрь көнне «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XI Форумының пленар утырышында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашачак. Шул ук көнне кунаклар җаваплылыгы чикләнгән «Майский» теплица комбинаты һәм «Химград» технополисы объектларында булачаклар, эшмәкәрлекне җәелдерүнең отышлы юлларын тикшерәчәкләр.


Форум программасына кызыклы мәдәни чаралар да кертелгән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ