Логотип Магариф уку
Цитата:

Данлыклы Шәле мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бөтен Татарстанга данлыклы, татар дөньясына күп шәхесләр бүләк иткән Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенә 100 ел тулды.Мәктәпнең тарихы 1773-1775 елларга ук барып тоташа. Бу елларда Шәледә мәдрәсәләр...

Бөтен Татарстанга данлыклы, татар дөньясына күп шәхесләр бүләк иткән Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенә 100 ел тулды.


Мәктәпнең тарихы 1773-1775 елларга ук барып тоташа. Бу елларда Шәледә мәдрәсәләр эшләве билгеле. 1917 елда мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әйләнә. Аның җитәкчесе Кәрим Нәҗмиев була. 1930 елларда Шәле мәктәбе – җидееллыкка, ә 1938 елда урта мәктәпкә әйләнә. 2012 елда мәктәпкә Ленин ордены кавалеры, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары иясе Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исеме бирелә.


100 ел эчендә мәктәпне 2 416 842 укучы тәмамлаган. Алар арасында Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте президиумы рәисе Равил Гайнетдин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, язучы-сатирик Камил Кәримов, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Кәрим Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдинов, татар журналистикасы ветераны, язучы Мәгъсүм Гәрәев һәм мәрхүмә журналист Алсу Хәсәнова кебек шәхесләр бар.


Бүген Шәле авылы мәдәният йортында әлеге мәктәпнең 1 гасырлык юбилее билгеләп үтелде. Чарада Фәйзрахман Сафинның улы КФУ галиме Илдус Сафин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Фәргать кызы Мусина, Питрәч муниципаль район башлыгы Эдуард Дияров һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Тамашачылар алдында әлеге мәктәпне тәмамлаган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Илнур Нуриев, Түбән Кама театры артисты Миннегали Мөхәммәтшин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ренат Шәмсетдинов кебек шәхесләр чыгыш ясады.  Бәйрәм кичәсен Камил Кәримов алып барды.


WhatsApp Image 2017-11-24 at 16.03.33 WhatsApp Image 2017-11-24 at 16.01.20 WhatsApp Image 2017-11-24 at 16.02.56


«Бүгенге бәйрәмгә мәктәбебезнең элеккеге укучылары - матур яклары, изге эшләре, тырыш хезмәтләре белән ачылган авылдашларыбыз җыелды. Алар шушы татар мәктәбен тәмамлап, илебезнең төрле урыннарында хезмәт куялар. Без укучыларыбызның уңышларына сөенеп, горурланып торабыз. Болар бит безнең мәктәпне тәмамлаган иде дип куанабыз. Үзләренең кешелеклелек сыйфаты белән аерылып тора безнең Шәле кешеләре. Бүгенге яшь буын да абый-апалары кебек тырыш булсыннар, Шәле авылын, мәктәп данын якласыннар дип теләп калабыз, шуңа омтылабыз.


Хәзерге көндә белем йортында 211 укучыга 28 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укытучыларыбызның 97, 9 проценты үзебезнең элеккеге укучыларыбыз. Без укучыларыбызны конкурентлыкка сәләтле, креатив, белемле, әхлаклы, хезмәт сөючән, илебезнең чын патриотлары, чын Шәле кешеләре итеп тәрбияләргә тырышабыз», –  дип сөйләде мәктәпнең директоры Минзифа Хәсәнова.


Ул үзенең 50 ел гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган. Хәләл җефете дә, өч кызы да биредә укыган.


WhatsApp Image 2017-11-24 at 16.01.56


“Мәктәпкә әтиебезнең исеме бирелү безнең өчен горурлык та, зур җаваплылык та. Шәле мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, укучыларның уңышлары өчен сөенәбез”, - диде мәктәп коллективын һәм укучыларны 100 еллык бәйрәм вакыйгасы белән тәбрик итәргә килгән КФУ галиме, подполковник Илдус Сафин. Сафиннар гаиләсе юбилей уңаеннан мәктәпкә бүләкләр дә алып килгән иде.


Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов та туган мәктәбенә чиксез рәхмәтләрен җиткерде. “Әлеге мәктәптә гомер-гомергә көчле педагогик коллектив белем бирә. Әнием дә 30 ел биредә эшләде. Без нәкъ менә остазларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирештек”, - ди ул.


1930-1934 елларда Шәле мәктәбендә Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова укытуы да игътибарга лаек. Ул яшәгән йорт бүгенгә кадәр сакланып калган. Авылда Зәйтүнә  Мәүлүдованы хәтерләүчеләр дә бар.  96 яшьлек укытучы Мөслимә Зарипова анда укыган. Ак әби кызы Назилә ханым артыннан  кунакларга зур сәламнәрен юллаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ