Логотип Магариф уку
Цитата:

«Дарелфөнүн»гә 5 яшь!

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә «Корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары: нәтиҗәлелек серләре» дип исемләнгән фәнни-гамәли семинар уздырылды. Ул КФУның «Дарелфөнүн» газе...

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә «Корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары: нәтиҗәлелек серләре» дип исемләнгән фәнни-гамәли семинар уздырылды. Ул КФУның «Дарелфөнүн» газетасына 5 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кунакларны КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский сәламләде. «Дарелфөнүн» газетасы баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы, журналистика кафедрасы доценты Ләйлә Сабирова басманың үзенчәлекләре белән таныштырды. «Татнефть» телестудиясе җитәкчесе Альбина Төхвәтова нефть компаниясе басма һәм электрон чыганаклары мисалында корпоратив массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш һәм яшәеш юлларын бәян итте.


 
«Татмедиа» АҖ генераль директор урынбасары, «Мәгариф» журналы редакциясе» филиалы директоры Сөмбел Таишева чыгышы семинарда катнашучылар арасында шактый кызыксыну уятты. Ул «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының соңгы ике елда концепция үзгәреше турында сөйләде. Махсуслашкан басма җитәкчесенә сораулар да күп булды.

Корпоратив медиа-проектларны социаль челтәрләрдә алып бару, махсуслашкан басмаларның жанр һәм тема төрлелеге, текстларда еш очрый торган хаталар турында сөйләшү бик вакытлы һәм урынлы иде.


КФУның махсуслашкан «Дарелфөнүн» газетасына исә ихлас теләкләребезне юллап калабыз. Басманың гомере озын, каләме үткен, язмалары файдалы булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ