Депутатлар «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылды

Бүген ТР Дәүләт Советында республикада чыга торган массакүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Якыннарыңны яздыр» акциясе узды (#ПодариПодписку2017, #ПодпискаБүләкИт2017). Дәүләт Советының 23 нче утырышына җыелган депутатлар «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Татарстан», «Сөембикә», «Салават күпере» журналларына, «Казанские ведомости», «Ватаным Татарстан» һәм башка газеталарга язылды.

 

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Кукмара районындагы Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназияне «Гаилә һәм мәктәп» журналына яздырды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин шулай ук гаиләсен «Гаилә һәм мәктәп» журналына яздырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *