Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт төзәтмәләр кертсә, диссертацияләр татар телендә яклана ала – Рәдиф Җамалетдинов

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе эшчәнлегенең ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конф...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе эшчәнлегенең ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов татар галимнәренең үз диссертацияләрен ни өчен бары рус телендә якларга тиешлеге турындагы сорауга ачыклык кертте. Матбугат конференциясе «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе белән берлектә оештырылды.


 

Милли телләр буенча язылган диссертацияләрнең бары рус телендә яклануын Рәдиф Җамалетдинов Россия Федерациясендә кабул ителгән норматив документлар белән бәйләп аңлатты.


Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршында ВАК (Югары аттестация комиссиясе) дигән оешма бар. Диссертациянең яклануына карата таләпләрне нәкъ менә Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шушы оешма раслый. Аларның фикере һәм аңлатулары буенча, бүген Росссиядә дәүләт теле – рус теле. Шуның нигезендә хәзер эшләп килгән система булдырылган, дип аңлатты институт директоры.


«Галим, аның диссертация материаллары шушы ук ВАК тарафыннан расланган исемлектәге журналларда басылып чыкса гына яклана ала. Ә андагы журналллар бары тик рус телендәге мәкаләләрне генә бастыра ала. Безнең институтта шулай ук ВАК исемлегенә кергән журнал бар. Ул «Филология һәм мәдәният» дип атала. Әлеге документка дәүләт татафыннан төзәтмәләр кертелсә, без бу журналда материалларны татар телендә бастыра алабыз. Ләкин бүген без моны эшлибез икән, ул журнал ВАК исемлегеннән чыгарылачак һәм бу безнең башка белгечлекләр буенча да мәкаләләр бастыру мөмкинлекләре калмый дигән сүз», - диде Рәдиф Җамалетдинов.


Ул татар телен фән буларак үстерү өчен институтта «Tatarica» дигән фәнни журнал нәшер ителүен әйтте. Журналда татар, рус һәм инглиз телләрендә мәкаләләр бастырыла. Моннан тыш, хезмәтләрне, фәнни мәкаләләрне, монографияләрне дә татар телендә чыгару мөмкин, диде Рәдиф Җамалетдинов.


«Татар-информ» МА  материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ