Логотип Магариф уку
Цитата:

Экс-президент туган мәктәбенә телескоп бүләк итте

Быелгы уку елы Балтач районы мәктәпләре өчен юбилейлар елы булды дисәк тә, һич арттыру булмас. Ник дисәгез, районның Норма урта һәм Кенә төп мәктәпләре үзләренең бер гасырлык юбилейларын зурлап уздырс...

Быелгы уку елы Балтач районы мәктәпләре өчен юбилейлар елы булды дисәк тә, һич арттыру булмас. Ник дисәгез, районның Норма урта һәм Кенә төп мәктәпләре үзләренең бер гасырлык юбилейларын зурлап уздырса, Балтач урта мәктәбе 90 еллыгын билгеләп үтте.


Тагын шунысы игътибарга лаек: Балтач төбәге – һөнәрле як: якташ шагыйрьләре теле белән әйтсәк, ташта да чәчәк үстерә белүләре белән дан тота Балтач ягы халкы. Җитмеш төрле һөнәргә ия җир уллары һәм кызлары белән генә түгел, илебезнең фәнни үсешенә лаеклы өлешләрен керткән галим-академиклары белән дә. Райондагы һәр мәктәп үзендә тәрбияләнгән олпат фән эшлеклеләре белән дә горурлана ала. Әйтик, Кенә мәктәбе тарих фәннәре докторы Риф Хәйретдинов, химия фәннәре кандидаты Фәрит Хәйретдинов, филология фәннәре кандидаты Гөлзада Сабировалары белән мактанса, Балтач урта мәктәбенең Равил ага Фәхретдиов, Әхмәт ага Мазһаров кебек фән өлкәсендә дөнья бәһасенә торырдай элеккеге шәкертләре бар. Әле ниндиләре генә! Фән докторлары, академиклар дәрәҗәсенә ирешсәләр дә, һәрчак гади, эчкерсез күңелле, милләт җанлы, туган мәктәпләренең игелекле затлары булып кала белделәр.


DSC_4284Әхмәт ага Мазһаров бигрәк тә инде. Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, 165 фәнни хезмәт авторы, 130 патент иясе, бүгенге көндә Бөтенроссия углеводород кушылмалары фәнни-тикшеренү институты директоры, ә инде 2006 – 2014 елларда Татарстан Фәннәр академиясен җитәкләгән олпат галим күңеле белән гел туган ягында, туган мәктәбе сулышы белән яши. Балтач төбәге укучылары арасыннан фән өлкәсендә үзедәй галимнәр эшен дәвам иттерердәй сәләтле яшь алмашны ачыклау, тәрбияләү юнәлешендә дә конкрет эш-гамәлләрне мулдан кыла ул. Әйтик, 2011 елдан башлап, Балтач районы укучылары өчен «Фәнгә – адымнар» дигән фәнни-гамәли конференция уздыруны гамәлгә кертте ул. Аның быелгысы галим заманында  үзе укыган Балтач урта мәктәбендә зур оешканлык белән узды. Якташ укучыларының чыгышлары барышында аларның фәнни эзләнүләрендәге бәләкәй генә табышларына да ихлас сөенеп утырды ул, аксакалларга хас киңәш-табышын да бирергә онытмады хәтта. Сер итеп, шунысын әйтик әле: 2018 ел – галимнең туган мәктәбе өчен генә түгел, Әхмәт аганың үзе өчен дә юбилей елы: ул быел үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтәчәк.


Инде язмабыз исеменә килсәк, шунысы хак. Татарстан Фәннәр академиясенең экс-президенты Әхмәт ага Мазһаров әлеге конференциядә туган мәктәбенә телескоп бүләк итте. 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика алдыннан якташ галимнәре кулыннан шундый үзенчәлекле бүләк алулары Балтач мәктәбе укучылары өчен сөенечнең дә сөенече инде.IMG-20180406-WA0004


 Кыскасы, ташта гөлләр үстерә алырдай гына түгел, ә галәм киңлекләрен дә иңләрдәй Балтач бөркетләрен дә тизрәк күрергә насыйп булсын иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ