Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалова вафат

Күңелсез хәбәр. Бүген төнлә, озакка сузылган авырудан соң, татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова якты дөньядан бакыйлыкка күчкән. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.Әлфия апага...

Күңелсез хәбәр. Бүген төнлә, озакка сузылган авырудан соң, татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова якты дөньядан бакыйлыкка күчкән. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Әлфия апага 84 яшь иде.


Белешмә


Әлфия Афзал кызы Авзалова — татар эстрадасының күренекле җырчысы.


Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.


Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Афзаловага беренче зур уңыш китерә.


Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.


Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә. Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.


Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.


Әлфия Афзалова — Татарстан АССРның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983). Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).


2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Авзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды. Сценарий авторы һәм режиссеры — Рабит Батулла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ