Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтинең бәхете – әни! «Гаилә һәм мәктәп» журналының 2018 елдагы беренче саны дөнья күрде

«Зыялы гаилә» сәхифәсендә ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов гаиләсе белән очрашу мизгелләре урын алды. «Төн эчендә язылган әсәрен дә миңа укый. «Сине дә уятырлык булмаса, кирәге юк», дигәч, күзе...

гхм обл

«Зыялы гаилә» сәхифәсендә ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов гаиләсе белән очрашу мизгелләре урын алды. «Төн эчендә язылган әсәрен дә миңа укый. «Сине дә уятырлык булмаса, кирәге юк», дигәч, күземне ничек кирәк алай киереп ачам да тыңлап утырам инде, – дип шаярта Рәмзия апа. – Төн йокламый язганын ертып ташламасын дип куркам бит».


IMG_0148

Журналны укучылары безнең белән даими элемтәдә тора. Рәхмәт! Күптән түгел педагог, журналист, тәрҗемәче, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, «Ел директоры», Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы булган Хәмидә ханым Гариповадан хат килеп төште. «Бер классташ кызыбызны атасының иртән, толыпка төреп, чанага утыртып мәктәпкә алып килүе, анасының озын тәнәфестә ярты литрлы шешәгә җылы сөт тутырып китерүе истә калган. Сигез яшьлек кыз шуны сускидан имеп утыра, ә без аннан тәгәри-тәгәри көлә идек».


silikonavaya-soska


«Хәрәкәттә – бәрәкәт» сәхифәсендә соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге, шулай ук кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында ешрак очрый торган игътибар җитмәү синдромы (СДВ) турында сөйләшәбез. Сәбәпләрен, белгечләр фикерен, ярдәм итү юлларын ачыкларга тырышабыз.


DSC_0459


Әлеге һәм башка уйландыргыч, файдалы язмалар, башваткыч-кроссвордларны журнал битләреннән таба аласыз. Басма вариантка язылып өлгермәгәннәргә менә дигән тәкъдим http://magarif-uku.ru/subscription/gaile-hem-mektep-nn-1-6-2018/ сылтамасы буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ