Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары республиканың уртача баллыннан югары

Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары республиканың уртача баллыннан югары. Район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз...

Әтнәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары республиканың уртача баллыннан югары. Район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз, дип яза «Әтнә таңы» газетасы.


Фото: atnya-rt.ru Фото: atnya-rt.ru

Быел, районның чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан баллары куанырлык. Математиканың профиль өлешенеке дә, рус теле дә республиканың уртача алган баллыннан югары, математиканың база өлеше бездә - 4.7, республика буенча уртача балл - 4.4. Математиканың профиль өлеше бездә - 62.5, республика буенча уртача балл - 57.6. Рус телен алсак, республика буенча уртача балл - 74.3, ә бездә - 78.2 балл. Күәм мәктәбе укучылары быел аеруча югары баллар белән сөендерделәр. Математиканың база өлешен алар барысы да "5" ле билгеләренә генә тапшырды. Математиканың профиль өлешеннән алар 74,33 балл җыйдылар. Рус теленнән - 84 балл. 3 укучылары иң югары баллга ия. Гомумән, район укучыларының 50 проценты - югары баллга ия, бу шуның кадәр укучы 80 баллдан югары балл җыйган дигән сүз. Олы Әтнә урта мәктәбенең 14 укучысының тугызы имтиханнардан югары баллар алдылар, дип мәгълүмат бирде мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Марс кызы Закирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ