Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узачак

9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге  Дәүләт  премияләре  лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» О...

9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге  Дәүләт  премияләре  лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис  Яруллинның  тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була.


Фото: tatkniga.ru Фото: tatkniga.ru

Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.


Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев;  Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй,Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары башкара.


Алып баручылар – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия  театры артистлары, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова.Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов.Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ