Логотип Магариф уку
Цитата:

FIFA-2018 футбол чемпионаты барышында «Әкият» курчак театры 4 меңнән артык тамашачыны кабул итәчәк

 Футбол буенча чемпионат барышында “Әкият” курчак театрында нинди спектакльләр күрсәтеләчәк?Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу барышында театр директоры Роза Яппарова бәян итте:– 85 еллык т...

 
DSC_1297

Футбол буенча чемпионат барышында “Әкият” курчак театрында нинди спектакльләр күрсәтеләчәк?


Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу барышында театр директоры Роза Яппарова бәян итте:


– 85 еллык тарихы булган театрыбыз кунакларны кабул итәргә әзер. Спектакльләр татар һәм рус телләрендә куелачак. Тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән тамашаларны тәкъдим итәргә булдык. «Переключение Колобка», «Красная Шапочка», «Су анасы», «Ночь перед Рождеством», «Өрә белмәгән көчек» кебек спектакльләр – барлыгы 9 тамаша күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә 4 меңнән артык тамашачыны кабул итәрбез дип уйлыйбыз. Без күп җирләрдә, төрле илләрдә гастрольләрдә йөрибез. Шунысы игътибарга лаек, безнеке кебек теарт бинасы Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә юк дисәң дә була. Шуңа күрә чемпионат вакытында килгән кунакларыбыз безнең театрны читләтеп үтмәс дип ышанабыз.


DSC_1292

Театрның баш режиссеры, РФ һәм РТ атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров курчак театрының үзенчәлекләре, репертуарның ничек сайлануы хакында сөйләп узды. Очрашуда шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы Фәнзилә Сабирова, Татарстанның халык артисткасы Эльвира Гилемханова, артист Эдгар Гайнуллин катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ