Логотип Магариф уку
Цитата:

Филология фәннәре кандидаты килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел дип саный

Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. Фото: tatar-inform.tatar“Килен төшерү фотоларын кары...

Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Фото:  tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

“Килен төшерү фотоларын карый башласаң, бер ямьсез күренешкә тап буласың. Кәләшкә ипи тешләтәләр. Кызганыч, без начар гадәтне тиз сеңдерәбез. Бу – һич кенә дә татар йоласы түгел. Кая инде ул татар хатын-кызына авызын зур итеп ачып ипи кабу? Киленнәр бит йөзләрен күрсәтмәс өчен, яулык чите белән авызларын каплап йөргән. Иренә баш булырга теләп, аннан уздырып, ипи кабу – татар кызларын бизәми. “Ипи-тоз – ачык йөз” дисәләр дә, татар киленнәрен бал-май белән, ак мендәргә бастырып каршы алырга кирәк”, – диде озак еллар студентларга халык авыз иҗаты курсын алып баручы Луиза Җамалиева.


Искәртеп үтик, бүген Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер” темасына семинар-ачык дәрес узды. Анда никах һәм туй йолаларының элеккеге һәм заманча вариантлары белән танышып, фикер алыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ