Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Тукай исемендәге гимназия директоры: Безнең гимназия татар телен саклап калыр дип ышанам

Телебезне саклыйк. Татарның бөек галиме Әбрар Кәлимуллин әйтмешли, тел – милләт сакчысы. Телебез булса, татар халкы яшәр, дип мөрәҗәгать итте бүген «Пирамида» күңел ачу комплексы сәхнәсеннән Казанның...

Телебезне саклыйк. Татарның бөек галиме Әбрар Кәлимуллин әйтмешли, тел – милләт сакчысы. Телебез булса, татар халкы яшәр, дип мөрәҗәгать итте бүген «Пирамида» күңел ачу комплексы сәхнәсеннән Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең директоры Гөлфия Шәмсиева, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Фото чыга Фото чыганагы: tatar-inform.tatar.ru

1 нче татар гимназиясе (элек Бауман районының 35 нче урта мәктәбе) бүген тантаналы мохиттә үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, ата-аналар, төрле елда мәктәпне тәмамлаучылар катнашты.


Беренче вакытта бу мәктәп мәдрәсә булган. 1917 елда Эшче урамында кечкенә генә бер катлы йортта 50 укучы белем алган һәм ике укытучы укыткан. Бераздан аңа Совет мәктәбе исеме бирелә һәм шушы мәктәптән 1921 елда беренче чыгарылыш укучылары да чыга. Хәзерге көндә бу гимназия 35 нче мәктәпнең гүзәл традицияләрен саклап, татар мохитендә үзенең күренекле урынын тота.


“Мин ышанам, безнең гимназия татар телен татар мәктәбе буларак саклап калыр. Тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, ул бөтен авырлыкларны җиңеп чыгар дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, аның укучылары безгә терәк булырлар дип өметләнәм. Телебезне саклыйк. Татарның бөек галиме Әбрар Кәлимуллин әйтмешли, тел – милләт сакчысы. Телебез булса, татар халкы яшәр”, - дип Гөлфия Шәмсиева юбилей чарасына җыелган барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады һәм җылы сүз белән гимназиядә хезмәт куйган мөгаллимнәрне искә алды.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ