Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага күчте

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының шатлыклы көннәре. Театр тормышында зур вакыйга: яңа бинада яңа премьера күрсәтелә.Үз куышларын булдырганчы, шактый озын һәм сикәлтә...

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының шатлыклы көннәре. Театр тормышында зур вакыйга: яңа бинада яңа премьера күрсәтелә.

Үз куышларын булдырганчы, шактый озын һәм сикәлтәле юл үтәргә туры килә коллективка. 1987 елда Фәрит Хәбибуллин нигез салган театр-студиянең тамаша залы булмый, спектакльләр мәктәпләрдә, авыл мәдәният йортларында, балалар йортларында күрсәтелә. Соңгы елларын театр “Әкият” балалар үзәгендә үткәрде, ниһаять, кариевлылар Офицерлар йорты дип аталган яңа бинага күчте.


Казанның Петербург урамы, 55б йортында урнашкан театр бинасында ике зал бар: кечесе 120 тамашачыны үз эченә сыйдыра, зурысында – 220 урын. Шунда ук буфет та эшләп килә. Өчпочмакмы, чәк-чәкме – җаның теләгән татар халык ризыгын авыз итәргә була.  Фойе иркен, балалар өчен төрле тамашалар, бәйрәм чаралары үткәрү өчен дә бер дигән урын. Труппа өчен мөмкинлекләргә килгәндә, грим бүлмәләрендә уңайлыклар сокланырлык: һәрбер артистның үз эш өстәле, көзгесе бар.


Журналистлар белән очрашу барышында театр җитәкчелеге Мансур Ярмиев, баш режиссеры Ренат Әюпов, артистлар белән бергә киләчәккә планнар, яңа премьералар, репертуар план буенча фикер алышу булды.DSC_0096


Театр директоры  Мансур Ярмиев әйтүенчә, аларның, күбрәк тамашачы җыябыз дип,татар спектакльләрен урысча уйнаганнары юк. “Татар теленең авыр хәлдә калуы безне тагын да берләштерде. Балаларның аңларга тырышып караулары сизелә”, -ди җитәкче. – Яңа бинага күчүебезне артистлар балалар сыман шатланып кабул итте. Инде 2013 елдан бирле сөйләшүләр алып бардык, ниһаять хыялыбыз тормышка ашты. Кариев исемен зур итеп алтын хәрефләр белән язып куйдык. Моңарчы чегән тормышы белән яшәсәк, моннан соң үз йортыбыз булды,- диде Мансур Ярмиев.DSC_0092


– Булган спектакльләргә яңалыклар кертеп, яңа сәхнәгә яраклаштырасы бар, – диде баш режиссер. Күбесебинабулмаусәбәплеуйналмыйторганикән. Болар – “Сак-Сок”, “Король Лир”, “Умырзая” спектакльләре. Шулай ук “Йосыф-Зөләйха” спектакле дә кайтачак. Төп максатыбыз– балалар өчен тамашалар кую, шуның өстендә күбрәк эшлибез.


Яңа премьерага килсәк, ул һәрберебезгә таныш булган легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты, ягъни Владимир Гуркин әсәре буенча куелган “Мәхәббәт күгәрченнәре”. Спектакль Татарстан атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан да куела. Режиссер - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов. Тәрҗемәче – Хәбир Ибраһим.DSC_0099 DSC_0130

Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа курортка ял итәргә юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә бергә яши башлыйлар. Надия гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана... DSC_0108


Ә театр коллективы өчен урак өсте башлана дисәк тә ялгыш булмас, җәйгә алмаш гастрольләр планлаштырыла. Футбол буенча чемпионат барышында театр туристлык маршрутына кертелеп, көнгә 3 тапкыр татарча спектакльләр куелачак. Шулай ук тагын бер яңалык: театрның яңа сайты эшли башлый: билетларны электрон рәвештә алырга мөмкинлек туа дигән сүз. Билет бәяләрендә үзгәрешләр булмаячак дип ышандырды театр җитәкчелеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ