Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай дәреслекләренең татар мәгърифәтендә тоткан урыны

Гөлшан МИРДИЯНОВА,КФУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханәчесеXIX гасыр азагы татар мәгърифәтенә зур үзгәреш, яңалыклар алып килә. Татарлар арасына кыю адымнар белән «Ы...

Гөлшан МИРДИЯНОВА,
КФУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханәчесе


мирдиянова1


XIX гасыр азагы татар мәгърифәтенә зур үзгәреш, яңалыклар алып килә. Татарлар арасына кыю адымнар белән «Ысулы җәдид» хәрәкәте үтеп керә.


Ниһаять, бер-бер артлы күптәннән кө­телгән, җәдиди методикага корылган «Мөхәммәдия», «Касыймия» (Казан), «Галия» (Уфа), «Хөсәения» (Оренбург), «Рәсүлия» (Троицк), «Буби» (Иж-Буби ав.) кебек мәдрәсәләр ачыла.


Мәгариф өлкәсендәге җәдиди реформа берничә юнәлештә тормышка ашырыла: «хәреф җыю» ысулы урынына «ысулы саутия» (иҗек җыю) методы барлыкка килә; дини гыйлемнәр белән беррәттән дөньяви фәннәр, татар һәм рус телләре укытыла; мәктәп-мәдрәсәләр җиһазландырыла һ.б. [4, с. 25].


Җәдиди мәдрәсәләрнең укыту программаларына күпсанлы дөньяви фәннәр: хисап, география, тарих, табигать белеме, химия, җыр, педагогика, дидактика, психология, сызым һ.б. кертелә. Аларның барысы да – татар телендә, дини гыйлемнәр исә гарәп һәм фарсы телләрендә укытыла.


Озак гасырлар дәвамында кадими мәдрәсәләрдә уку әсбаплары га­рәп, фарсы телләрендә була. Җәдиди мәд­рәсәләрдә, киресенчә, алдынгы татар зыялылары төзегән татар телендәге дәреслекләр файдаланыла. Әмма дөньяви белем бирә торган татар телендәге дәреслекләр бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына пәйда була. Беренчеләрдән булып бу дәрес­лекләр Казан университеты һәм «Азия» басмаханәләрендә дөнья күрә. Алга таба уку әсбаплары Ш.Яхин һәм И.Абдуллин литографияләрендә, Р.Сәгыйтов, бертуган Кәримовлар, Г.Кәрими, Шарадов, «Бәянелхак», «Милләт» һ.б. басмаханәләрдә чыга.


Беренче татар дәреслекләренең авторлары булып А.Ваһапов, С.Күкләшев, М.Бикчурин, К.Насыйри санала. Тиздән җәмәгатьчелеккә Г.Мәхмүдов, Г.Баруди, Һ.Максуди, Ш.Таһиров, Т.Яхин, Р.Фәхреддин, Г.Фәезханов, М.Иманаев һәм башка авторларның дәреслекләре тәкъдим ителә [1, с. 95].


XX гасыр башында җәдиди мәдрәсә­ләрдә татар телендә дәреслекләр һәм методик әсбаплар гамәлгә кертелә. Алар арасында татар халык шагыйре Габ­дулла Тукай төзегән дәреслек-хресто­матияләр аеруча игътибарга лаек. Мәктәп-мәдрәсәләребездә дәреслекләр җитешмәвен аңлап, шагыйрь, балаларда татар теленә һәм әдә­биятына мәхәббәт уяту, милли үзаңны үстерү максаты белән, үз заманы өчен актуаль булган китаплар төзи. Ул «Яңа кыйраәт» (1909), «Әдәбият» (1909) һәм «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910) китапларын мөгаллимнәргә һәм укучыларга тәкъдим итә.


«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенең керешендә Тукай үзе болай яза: «… Ләкин ни сәбәптәндер бу көнгә чаклы мәктәп-мәдрәсәләребездә милли әдәбият вә ана телемезгә бер төрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде ... мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә шул саядә әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өмидем дә бар иде» [3, II]. Автор үз алдына милли әдәбият дәресләре аша балаларны татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыру; аларны әхлакый яктан тәрбияләү; татар халкының тарихы турында бай мәгълүмат бирү; дөньяга караш-күзаллауларын киңәйтү; тәрҗемәләр аша башка халыклар әдәбияты турында да белешмә бирү максатларын куя.


Әдибебез, «татарларда тел дә, әдәбият та юк» дип санаучы кайбер тар карашлы зыялыларның сүзләренә каршы чыгып, мондый фикер әйтә: «Татарларда тел юк, әдәбият юк диючеләрне ... кызганам. Әйе, бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!» [3, II].


Тукайның үз шигырьләре белән беррәттән, җыентыкка гасыр башындагы милли әдәбиятыбызның байтак кына үрнәкләре дә кергән. Биредә К.Насыйри, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, С.Максуди, С.Рәмиев, Н.Думави, З.Бәшири, М.Укмасый, Р.Ибрагимов, Ш.Шәрәф һәм башка авторларның танылган әсәрләре урын алган [2, с. 209].


«Яңа кыйраәт» китабына Габдулла Ту­кайның бары тик үз әсәрләре генә туп­ланган. «Мәктәптә милли әдәбият дә­рес­ләре» хрестоматиясенең кереш өлешендә «Яңа кыйраәт» китабы хакында ул «... һәр шигырь вә мәкаләләрне бер төр­ле мәгълүм максад белән дәрәҗә ит­кән идем» [3, III], – дип искәртеп үтә. Дәреслектә беренче булып урнаштырыл­ган «Табигать һәм инсан» хикәясе һәм «Аллаһ Тәбәракә вә Тәгалә» шигыре аша Тукай балаларны үзен Барлыкка китерүче­се, бөек кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә бе­лән таныштыра, Аны яратырга, Аның өйрәтмәләре буенча гына яшәргә өндәп, болай ди: «...Аллаһ Тәгаләне балага таныту вә соңгы шигырь белән балада Аллаһ Тәгаләгә карашы, мәхәббәт уяту максады» [3, III].


«Туган авыл» шигыре, «Баланың ата-ана­сын сөюе» хикәясе белән автор балаларда пәйгамбәребезгә мәхәббәт хисләре кузгата, әти-әниләренә мәрхәмәтле, итәгатьле булырга чакыра. «Туган тел» шигыре аша әдибебез балаларны үз телләрен яратырга һәм сакларга, милләтебезнең әдәбиятын өйрәнергә әйди.


Китапта алга таба урын алган шигырь­ләре белән Тукай балаларны табигатьне яратырга, аны сакларга өнди, эш сөяргә, ялкау булмаска чакыра. «Яңа кыйраәт» китабын Тукай иҗатының җәүһәрләргә тиң «Шүрәле», «Пар ат», «Бәйрәм бүген» шигырьләре белән балаларны үз милләтен сөяргә, аның белән горурланырга өндәп тәмамлый.


Әлеге дәреслекләр Казан мәдрә­сә­ләрендә генә түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә кулланылган. Алар 1909 елдан 1919 елга кадәр «Үрнәк», «Мәгариф», Антонов басмаханәләрендә бастырылган.


Хәзерге вакытта хезмәтләрнең төп нөс­хә­ләре Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Алар әле һаман да милләтебез киләчәген кайгырткан, аның әхлак сафлыгында торган дәрес­лек-хрестоматия, шигырь җыентыклары булып кала бирәләр. Әйтерсең Тукай әле һаман да безне үзенең шигырьләре, язган хезмәтләре белән милләткә хезмәт итәргә өнди.


Әдәбият.
1. Габдельганеева Г.Р. Типографская деятельность Казанского университета по печатанию востоковедческих книг (вторая половина XIX в.) // Татарская книга: страницы истории. – Казань, 2012. – С. 91-99.
2. Галимҗанова Э.М., Фәйзуллина Ф.Г. Г.Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясе // «Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар» конференциясе материаллары. – Казан, 2013. – 207–213 б.
3. Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. – Казан: «Сабах» китапханәсе, 1911. – 154 б.
4. Ялалов Ф.Г. Гимназическое образование народов России. – Казань: Магариф, 2002. – 248 с.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ