Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа санында: «Мин кызларны өч вакытта әрлим»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны чыкты. Басманың электрон вариантын онлайн рәвештә дә укып була. Моның өчен әлеге сылтама буенча үтегез. Сезгә яңа санның иң кызыклы язмаларыннан өзекләр тәк...

ГҺМ сентябрь«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны чыкты. Басманың электрон вариантын онлайн рәвештә дә укып була. Моның өчен әлеге сылтама буенча үтегез. Сезгә яңа санның иң кызыклы язмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез.


Йолдызлы гаилә


Тормыш нигезе ул – гаилә


«Мин кызларны өч вакытта әрлим: билгеләнгән вакытта килмәгән өчен, җылы киенеп йөрмәгәндә һәм диета тоткан очракта», – ди Зәлия Ахунова. Башка очракта баланың ялгыш эш-гамәлен үз үрнәгендә төзәттерергә тырыша ул. Уртанчы бала тугач, кер үтүкләргә булышырга сораган Зәлия олы кызның киреләнүен күрә. Тик мәҗбүриләми. «Кер үтүкләү ул бик җаваплы эш. Аны теләп, күтәренке кәеф белән, яратып башкарырга кирәк. Чөнки үтүкләгән киемнәр аша яхшы энергетика башкаларга да күчәргә тиеш», – дип сөйли-сөйли, ана кеше эшкә үзе тотына. Ләкин әлеге сүзләр җитә кала – кыз кайтып төшә. Һәм шул көннән башлап кияүгә чыкканчыга кадәр бу җаваплы эшне Рита башкара.


Сак бул!


Әгәр балаң югалса...


Югалган кешене бары тик өч көн үткәннән соң гына эзли башлыйлар дигән хаксыз уйдырма яши. Баланың яисә зур кешенең югалуын аңлагач та полиция участогына ашыгырга яисә 112 номерына шылтыратырга, шул ук вакытта кайнар линия яисә социаль челтәр аша «Лиза Алерт» белән элемтәгә керергә кирәк. Шулай ук Android һәм Apple өчен махсус кушымталар да булдырылган: югалган кешеләр турында яңалыклар шунда күренә.


 Ачыктан-ачык


Бала укырга керә. Репетитор табыгыз!


Репетиторлык турында сүз чыга икән, чыннан да, бәхәсләр тумый калмый. Кайбер бала фәннәрне авырдан үзләштерә, башкалардан артта кала, бу очракта бала белән аерым шөгыльләнү кирәктер. Ә башка бала дәрестә алган белемнәрен «сеңдереп» бара, өйдә берничә кат кабатласа, аңа шул җитә. Хәер, хәзер баланың белеменә, алган белемнәрен тормышта куллана алуына мәктәптә артык игътибар бирелми, чөнки укытучының вакыты юк. Аңа дәрес материалын аңлату белән бергә, баланы ничек тә имтиханнарга әзерләү бурычы йөкләнгән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ