Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаяз Исхакыйны оныттыкмы?

2018 елның 23 февралендә олуг язучыбыз, татар милли хәрәкәтенең күренекле әйдаманнарыннан берсе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тула. Алты айдан килеп җитәчәк юбилейга аның якташлары ничек әзерләнә? Шун...

2018 елның 23 февралендә олуг язучыбыз, татар милли хәрәкәтенең күренекле әйдаманнарыннан берсе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тула. Алты айдан килеп җитәчәк юбилейга аның якташлары ничек әзерләнә? Шуны ачыклау максаты белән республиканың өч матбагасыннан – "Безнең мирас", "Мәгариф" журналлары һәм "Мәдәни җомга" газетасыннан – бер төркем журналистлар Чистай районында булып кайтты.


IMG_0584


Гаяз Искакый туган Яуширмә авылында язучының тормышы һәм иҗатына багышланган музей 1999 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачыла. Ул революциягә кадәрге кибет бинасына ялгап салынган бура йортта урнашкан. Шул чордагы хөр фикер буенча Гаяз Исхакый музее, этнографик өлеше белән бергә, тулы бер комплекс тәшкил итәргә тиеш булган. Биредә мәшһүр язучының үзенә кагылышлы оригиналь экспонатлар күп тупланмаса да, үз вакытында ул район халкын, бигрәк тә мәктәп укучыларын тәрбияләү учагы булып алган.


IMG_0600


Кызганыч ки, хәзерге көндә музей бик мескен хәлдә. Әйтүләренә караганда, бинада ул  ачылганнан бирле бернинди яңарту-төзекләндерү эшләре алып барылмаган. Экспонатлар өстәлмәгән. Карап-тәрбияләп тормагач, агач йортның биналары чери башлаган. Яуширмәлеләр мондый хәлгә төшүне, колхоз таралгач,  авылда хуҗа калмау белән аңлаталар. Чынлап та, сала үзе таралу гына түгел, басу-кырлары да чит кулларга китеп бара.  Бүген халыкны,  җан авазы белән "Йөз елдан соң инкыйраз" дигән әсәрен язып, татар милләтенең бетүгә барачагын кисәткән  Гаяз Исхакый истәлеге түгел,  сатылган җирләрдә дуңгызчылык комплексы оештыру турындагы хәбәр борчый.  Эш булмаган авылда яшьләрнең төпләнеп калмавы гаҗәп түгел. Шуңа күрә кайчандыр урта мәктәп булып гөрләгән Яуширмә мәктәбендә быел нибары 28 бала укырга җыена. Бәлкем, фараз-әсәрен иҗат иткәндә Гаяз Исхакый  беренче нәүбәттә үзе туган авылны күз алдында тоткан булгандыр.


IMG_0603 (1)
Казанга кайтышлый Чистайның үзеннән дә, милләт иреге өчен көрәшеп, төрмә-сөрген аша узган һәм революциядә азчылык халыкларның  алданганын төшенгәч, эмиграциягә киткән Гаяз Исхакый эзләрен барлап чыгарга булдык. Ни дисәң дә, биредәге мәдрәсәдә аң-белем туплап, булачак язучы үзенең берничә ел гомерен уздырган бит. ...Скарятинский бакчасында милләт горурлыгының зур булмаган бюстына юлыгып, шатланырга да өлгермәдек, бөтен гәүдәсенә басып торган бронза һәйкәл күреп, телсез-өнсез калдык. Бусы да ул түгелме соң? Бигрәк беркатлы шул без! Һәйкәлнең бу шөһрәтлесе Бөек Ватан сугышы чорында шушы калада берничә ай яшәп алган "Доктор Живаго" романы авторы Борис  Пастернак сыны икән бит. IMG_0683


Чистайга Россия Федерациясенең мәдәният министры Владимир Ростиславович  Мединcкий килер алдыннан бастырып куйганнар аны. Язучы рактан Переделкинода үлгән. Әсәре өчен Нобель премиясен улы алган һәм акчасын Тынычлык фондына биргән.


Борис  Пастернакның федераль бюджеттан бүлеп бирелгән миллионнарга оештырылган музее да сокланып туймаслык. Борынгы кала йөзен саклап калган Чистайга андый музейлар бик кирәк һәм күп кирәк. Аларның берсе, һичшиксез, милләт горурлыгы Гаяз Исхакыйга багышланырга тиеш.  "Безнең мирас", "Мәгариф" журналлары һәм "Мәдәни җомга" газетасы редакцияләре коллективларының әлеге тәкъдимен хакимият, беренче чиратта, Мәдәният министрлыгы күтәреп аласына ышанычыбыз зур. Милли геройларыбызны үзебез зурламасак, безнекен читтән килеп зурламаслар.IMG_0565

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ