Логотип Магариф уку
Цитата:

Игеннәрнең хәзерге торышы зур уңыш вәгъдә итә

Татарстан басуларындагы икмәкнең хәзерге торышы мул уңыш вәгъдә итә. ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлы...

Татарстан басуларындагы икмәкнең хәзерге торышы мул уңыш вәгъдә итә. ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
Clipboard23
“Кояшта кызынырга теләүчеләр быелгы җәйне мактамый инде. Без, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, көтеп алынган, матур җәй дип саныйбыз. 7 ел рәттән республикабызда җәй һәм яз коры килү сәбәпле, үзебезнең теләгән максатыбызга ирешә алмадык. Табигать шартлары әйбәт булган елларны республика 5 әр млн тонна икмәк үстереп, җыеп ала. Гадәттә без 2,5-3 млн тонна җыйдык. Узган ел бераз күбрәк — 4,3 млн тонна булды. Тик соңгы 7 елда 5 млн тонна уңыш җыеп ала алганыбыз юк”, - ди министр.
Аның фикеренчә, быелгы уңышның нинди булачагы турында әйтергә иртәрәк. “Кырларда икмәк нинди генә матур күремәсен, амбарга кергәнче ул әле синеке түгел. Әмма игеннәрнең хәзерге халәте зур уңыш вәгъдә итә. Әле игенне тәрбияләү, аны уракка кадәр җиткерү, уракны уңышлы үткәрү, әлбәттә, безнең бик зур бурычларыбыз. Әмма көн салкын булса да, быелгы язга, җәйгә без бер дә уфтанмыйбыз. Дөрес, игеннәрне игү берникадәр кичектереләчәк”, - диде Марат Әхмәтов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ