Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Әбүзәров: «Язучы уйлап чыгарган уйдырма дөнья күпкә кызык һәм мавыктыргыч»

Яңа Пушкин һәм В.Катаев премияләре лауреаты, язучы Илдар Әбүзәров Казан шәһәренең «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, 78 нче лицейда белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерлә...

Яңа Пушкин һәм В.Катаев премияләре лауреаты, язучы Илдар Әбүзәров Казан шәһәренең «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, 78 нче лицейда белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр белән очрашты. Сәгать ярымга сузылган очрашу көтелгәннән дә кызыклырак һәм эчтәлеклерәк узды. Балаларның күбесенә бер урында шундый озак утырып торырга бик авыр булуга да карамастан, алар язучы абыйларына яңадан-яңа сораулар яудырдылар, үзләренең укымышлы, гыйлемле, эрудицияле булулары белән килгән кунакларны таң калдырдылар.


Очрашу барышында укучылар язучы булу өчен, гомумән бу тормышта үз теләгеңә ирешү  өчен нинди гамәлләр кылырга, нинди алшартлар үтәлергә тиешлеген кызыксынып тыңладылар. Илдар Әбүзәров үз иҗат тәҗрибәсеннән, үз тормышыннан мавыктыргыч мисаллар сөйләп, яшь тыңлаучыларын авызына гына каратып тотты.


Булачак күренекле язучы, мәртәбәле премияләр иясенең бала һәм үсмер чагы спорт интернатында үтә.


- Түбән Новгород дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергәнче кулыма китап тотып та карамадым, алсам да беренче битен ачып, бер җөмләсен укыгач та, нинди юк-бар инде бу дип, ташлый идем дә, иптәшләр белән футбол уйнарга чыгып чаба идем. Иншалар язарга да яратмадым, укырга кергәндә дә минем өчен иншаны дустым язды, - дип шаккаттырды ул яшь тыңлаучыларын. - Матур әдәбият дөньясына килеп керергә спорт белән шөгыльләнгәндә көчле травма алу этәргеч булды. Ни эшләргә белмичә аптырап йөргәндә, кулыма очраклы гына килеп кергән китапны укып чыктым һәм язучы уйлап чыгарган уйдырма дөньяның никадәр кызык һәм мавыктыргыч булуына таң калдым. Ә бүгенге көндә инде мин үзем сигез китап авторы. Ул әсәрләрнең берсе буенча режиссер Салават Юзиев «Корбан-роман» фильмы төшерде.


Илдар Әбүзәров укучыларны үзенең китаплары белән таныштырды, бигрәк тә «Мухтабор» романы турында тәфсилләп сөйләде. Чара ахырында мәртәбәле кунак тыңлаучыларын бернинди киртәләр, авырлыклар алдында туктап калмыйча, дөрес, намуслы юл белән максатларына ирешергә өндәде. «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган әлеге очрашу «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасыннан Яңа Пушкин премиясенең яңа буынын киләчәктә китап сөючеләргә бүләк итәчәк.


DSC_0824 DSC_0854 DSC_0853 DSC_0849 DSC_0840 DSC_0837 DSC_0819 DSC_0825

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ