Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге каникулларыгыз ничек үтә?

Җәйге каникул көннәре һәр мәктәп баласының иң зарыгып көтеп алган ял вакытытыр. Үз иркеңдә: телисең икән су коенасың, урманына барасың, телевизорын карыйсың, йокың туйганчы йоклыйсың... Ә чынлыкта рес...

Җәйге каникул көннәре һәр мәктәп баласының иң зарыгып көтеп алган ял вакытытыр. Үз иркеңдә: телисең икән су коенасың, урманына барасың, телевизорын карыйсың, йокың туйганчы йоклыйсың... Ә чынлыкта республикабыз укучыларының җәйге каникуллары ничегрәк уза икән? Ни дисәң дә, өч айлык ялның бер ае сизелми дә үтеп киткән бит. Шул хакта кызыксынып, республикабызның төрле төбәкләрендәге аерым мәктәпләр белән элемтәгә кердек. Хәзер сүзне аларның үзләренә бирик.


Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштирәк урта мәктәбе укытучысы:


– Мәктәбебез каршында «Карлыгач» исемле мәктәп яны лагере июнь ае буе эшләде. Балаларның ялы  файдалы һәм кызыклы оештырылды дип саныйм. Алар өчен төрле уеннар оештырылды. Табигатькә экскурсиягә барумы, районыбыздагы «Бәкер» санаторие музеена, Лениногорскидагы «Туган якны өйрәнү» музеена сәяхәтләрдә булумы... Балалар өчен көнгә өч тапкыр туклану да оештырылган иде. Мәктәбебез каршында шулай ук хезмәт һәм ял лагере да эшләде. Димәк, укучыларыбыз  җәйге каникулның бер аен  ялны хезмәт белән бәйләп, чыныгып, көч туплап үткәргән дигән сүз.


Гөлшат ЗАКИРОВА, Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:


 – Районыбызның ун мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләде. Аларда 300 гә якын бала ял итте. Ә инде 9 июльдән Каенсар урманындагы «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагере балаларны үзенә кабул итәчәк. Бер атна дәвамында анда профиль юнәлештәге смена узачак – биредә районыбыз мәктәпләренең VIII  сыйныфын тәмамлаган 110 укучы ял итәчәк. Алар анда төп дәүләт имтиханнарына әзерлек үтәчәк. Бу смена төгәлләнүгә, «Чулпан» лагеренда 18 көнлек гомуми смена була – бу юлы һәр теләгән бала ял итә ала. Шунысын да әйтим: «Чулпан»да быел капиталь ремонт үткәрелде: ашханә дә, юыну бүлмәләре дә яңартылды. Димәк, районыбыз балаларының ялын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыру өчен шартлар быел күпкә яхшырак булачак дигән сүз.


Рәмлә НУРИЕВА, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе укытучысы:


– Мәктәбебездә оештырылган «Күбәләкләр» мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда 50 бала ял итте. Алар экскурсияләрдә булдылар, табигать кочагына сәяхәтләр оештырдылар, сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч, энергия тупладылар. Шулай ук «Шушма» ял һәм хезмәт лагеренда 30 бала мәктәп бакчасында эшләде һәм ял итте. Бу көннәрдә мәктәбебезнең ике укучысы «Без – Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы лагеренда ялда.


«Северный» күмәк хуҗалыгына ярдәмдә дә читтә калмый безнең укучыларыбыз. Алар көтү дә көтә, комбайн ярдәмчесе дә булып эшлиләр.


Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА, Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры:


– Шәһәр мәктәбе саналсак та, укучыларыбызда физик хезмәт серләрен кече яшьтән үк күңелләренә сеңдерергә тырышабыз. Шуңамы июнь аенда башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган «Тамчыкай» мәктәп яны лагеренда йөздән артык бала 21 көн буена ял итте. Аларның һәр көне мавыктыргыч чаралар белән үтте. Әлмәттәге оекбаш фабрикасына, «Туган якны өйрәнү» музеена ясаган экскурсияләр укучыларыбызның күңелләрендә бик озак сакланыр әле.


V – VII сыйныф укучылары өчен исә мәктәбебездә «Бал кортлары» дигән хезмәт һәм ял лагере оештырган идек. Анысында 35 бала 18 көн буена хезмәт күнекмәләре алып, ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Китапханәче апаларына дәреслекләргә ремонт ясауда ярдәм иттеләр, мәктәп яны бакчасына чәчәкләр утырттылар. Ә малайлар исә технология укытучылары белән берлектә мәктәп мебелен ремонтлауда катнаштылар.


Уку елы дәвамында фән олимпиадаларында, фестиваль-конкурсларда актив катнашкан 30 лап укучыбызны 5 июль көнне Биләргә «Сәләт» форумына автобус белән алып баруны оештырачакбыз.


Миләүшә Нәҗметдинова, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия директорының милли эшләр буенча урынбасары:


— Балаларның быелгы җәйге ялы хакында сүз чыккач, гимназиябездә июнь ае дәвамында эшләгән мәктәп яны лагере эшчәнлеген бәян итми булдыра алмыйм. Лагеребыз юкка гына «Радужный» дип аталмады. Анда ял иткән укучыларыбызның лагерьда үткән һәр көне, һәр сәгате, чыннан да, салават күперендәге җиде төсне хәтерләтте, күңелле мизгелләргә бай булды. Лагеребыз үзе бер дәүләт сыман иде: президенты да, министрлары да бар иде. 220 бала ял итте анда. «Спорт», «Сәламәтлек», «Музыка» станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр, үз сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Медицина профилактикасы үзәге белгечләре лагерьга кунак булып килгән көнне ничек тиз генә онытасың, ди! Әле балалар үзләре Яшел Үзәндәге музыкаль театрына барып та тамаша кылдылар. 22 июнь көнне исә Хәтер һәм матәм көненә багышланган митингта катнаштылар.


Лагерь сменасы ахырында иң яхшы отряд, иң яхшы отряд вожатые ачыкланды. Иң яхшы отряд дип 7 нче отряд танылды.


Гөлфия ИБРАҺИМОВА, Алабуга мәгариф идарәсе методисты:


– Районыбыздагы мәктәп яны лагерьларында беренче сменада  барысы 1290 бала  ял итте. Ә икенче сменада 310 бала үз сәламәтлегн ныгытачак. Мәктәп яны  хезмәт һәм ял лагерьларында исә 200 бала эшләде һәм ял итте. Районыбыздагы балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында палатадагы лагерьларда – 160,  республика лагерьларында 157 бала ял итте.


Мурзиха лагеренда сәләтле 60 бала каникул вакытында сәламәтлекләрен ныгытаячак һәм белемнәрен арттырачак.


«Яшь төзүчеләр» лагеренда да 90 бала ял итәргә өлгерде инде.








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ