Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйгә укучылар өчен 10 кызыклы китап. Күңелсез булмаячак!

Мәктәптә ел буе укып арыган укучыларның җәйге каникулга чыккач та китап укып утырасы киләме икән? Күпләр бу сорауга бертавыштан «юк» дип җавап бирерләр иде. Әмма, туктагыз әле... Мәктәп программасына...

WhatsApp Image 2018-06-20 at 14.49.01


Мәктәптә ел буе укып арыган укучыларның җәйге каникулга чыккач та китап укып утырасы киләме икән? Күпләр бу сорауга бертавыштан «юк» дип җавап бирерләр иде. Әмма, туктагыз әле... Мәктәп программасына кергән китаплар туйдырса да, алардан тыш балалар һәм яшүсмерләр өчен башка яхшы һәм кызыклы китаплар да бар ич.


Күптән түгел сайтыбызда «Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап» дигән исемлекне тәкъдим иткән идек. Ә хәзер укучыларны чит ил язучыларының берничә әсәре белән таныштырырга булдык. Тәкъдим ителәчәк китаплар яңа булмаса да, бүгенге көндә дә бик яратып укыла. Анда күтәрелгән мәсьәләләр һәр заман өчен дә актуаль булып калачак.


«Вино из одуванчиков» (Рей Бредбери). Әлеге әсәрдә унике яшьлек малайның шатлыклы һәм сагышлы, серле һәм куркыныч кичерешләре, кызыклы вакыйгалар, мавыктыргыч хәлләр белән тулы бер җәе сурәтләнә. Бу китапны укыган күпчелек балалар төп герой Дугласта үзләрен күрер. Ул балачакның фантазияләргә, маҗараларга бай дөньясын чагылдыра.


Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары». Бу китап турында ишетмәгән кеше юктыр. Әмма һәр бала укыдымы икән? Әсәрдә тиктормас малай Томның бер үк вакытта кызыклы һәм куркыныч маҗаралары турында сөйләнә. Чын дуслык, кыюлык, беренче мәхәббәт хисләрен чагылдырган әлеге повесть башыннан ахырына кадәр укучыны үзеннән җибәрмәячәк.


«Поллианна» (Элинор Портер). Әсәрнең төп герое – Поллианна исемле ятимә кыз, ул үзенең усал апасы белән яши. Нинди генә шартларга эләксә дә, нинди генә кыенлыкларга тарыса да, кыз оптимистик рухын югалтмый, һәр нәрсәдән шатлык таба белә. Бу исә аның үзенә генә түгел, ә кызның тирә-юнендә булган кешеләргә дә ярдәм итә.


Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әкиятен «зурлар өчен балалар әкияте» дип тә атыйлар. Чөнки аны балачакта укып Нәни принцның төрле планеталарда күргән кызыклы маҗаралары белән танышсаң, олыгайгач бу әсәрдәге тирән мәгънәле, фәлсәфи фикерләр ачыла. Әкияттәге темалар һәр чор өчен дә актуаль. Биредә дуслык һәм мәхәббәт, бурыч һәм тугрылык, матурлык темалары күтәрелә. Әсәр авторның үз рәсемнәре белән бергә үрелеп барыла.


Даниель Дефо «Робинзон Крузо». Әлеге әсәр шулай ук маҗараларга бай. Әмма монда балалар түгел, ә олы кеше маҗаралары турына сөйләнә. Робинзон Крузо кораб һәлакәтенә юлыккач, кеше яшәми торган утрауга эләгә һәм анда 28 ел гомерен үткәрергә мәҗбүр була. Шул вакыт эчендә аңа бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә. Әмма ул ахырга кадәр үзенең әлеге «капкыннан» котылачагына ышанычын югалтмый.


Маркус Зузак «Книжный вор». Вакыйгалар үлем фәрештәсе исеменнән сөйләнә. Хәлләр сугыш чорында Германиядә бара. Тугыз яшьлек ятимә Лизель энесе белән үзләрен тәрбиягә алачак гаиләгә бара, юлда энесе авырудан вафат була. Энесен җирләгән вакытта, ул җирдән үзенең беренче китабын табып ала. Бу очрак кызның бөтен язмышына тәэсир итә.


Харпер Ли «Убить пересмешника». Вакыйгалар АКШта Бөек депрессия елларында бара. Хәлләр алты яшьлек Джин Луиза Финч исемле кызчык исеменнән сөйләнә, шуңа да карамастан расалар арасындагы конфликтлар һәм социаль проблемаларның кискенлеге үз көчен югалтмый.


Шарлота Бронте «Джейн Эйр». Әсәрдә ятимә кыз Джейнның тормышы сурәтләнә. Ул үз гомерендә бик күп мыскыллаулар, түбәнсетүләр кичерүгә карамастан, үзенең яхшы сыйфатларын югалтмый, һаман да шундый сабыр, тыйнак, саф күңелле, мәрхәмәтле булып, үзенең рухи кануннарына тугры кала бирә һәм, ниһаять, үз бәхетен таба. Джером Сэлинджер «Над пропастью во ржи». Вакыйгалар Холден Колфилд исемле уналты яшьлек егет тарафыннан сөйләнә. Ул бик катлаулы холыклы яшүсмер, балачактан олылар дөньясына күчү чорын кичерә. Егет җәмгыятьтәге гомуми кануннарны кабул итә алмый. Аларга каршы чыга. 1951 елда язылган бу әсәр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.


Эрих Мария Ремарк «Три товарища». Вакыйгалар сугыштан соңгы чорда Германиядә бара. Бу әсәр чын ир-егетләр дуслыгы, мәхәббәт һәм гади кешеләрнең гади тормышлары хакында. Сугышта исән калган өч дус бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер. Бер иптәшләренең гашыйк булуы да, дуслыкның ныклыгын киметми, ә киресенчә, ныгыта гына. Алар өчен тагын бер яңа дус пәйда була.


Я, әйтеп карагыз инде, кем нинди әсәрне укыды? Балаларыгыз тагын нинди хикәя-әкиятләрне үз итә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ