Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге ялга букча тутырып китап кайта?

«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь саны дөнья күрде. «Хәзер укучыларга җәйге ялларга китаплар укырга бирү мәҗбүри түгел. Аерым исемлекләр дә төзеп азапланмыйлар. Әмма без барыбер балаларга киләсе елны...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь саны дөнья күрде.


 «Хәзер укучыларга җәйге ялларга китаплар укырга бирү мәҗбүри түгел. Аерым исемлекләр дә төзеп азапланмыйлар. Әмма без барыбер балаларга киләсе елның уку программасында каралган әсәрләр белән танышырга киңәш итәбез», – ди Казанның бер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы Алсу ханым. Башка мәктәпләрдә бу мәсьәлә ничек хәл итә соң?


«Ихлас Зиннур һәм аның оланнары» язмасында журналист Илсөяр Хәйруллина Әлмәт шәһәрендә яшәүче Өммегөлсем абыйстай һәм Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновлар хакында: «Күп балалы зур гаилә төзү ир хатыныннан күп егәр таләп итә, чөнки Аллаһка мәхәббәтеңне бирсәң, бөтен куәтеңне гаиләгә – иреңә, балаларыңа багышларга туры килә. Дөньяга килгән һәр сабый ананың күңелен баета, рухын ныгыта. Яшь бала сиңа үзенең яратуыннан башка бернәрсә бирә алмый. Ә ата-анага аның турында өч дәрәҗәдә – физик, рухи, әхлакый яктан кайгырту фарыз. Гаиләдә сабыйлар никадәр күбрәк булса, ата-анадан игътибар, җылылык, кайгырту, мәхәббәт шуның кадәр күбрәк сорала. Шуңа күрә күп бала ул – мәхәббәт мәктәбе».


39 ел дәверендә Әгерҗе районының Сарсак-Омга авылында , җанын-тәнен биреп, яраткан эшендә хезмәт куйган Людмила Леонидовна Маркитоновының педагогик эшчәнлеге хакында сөйләгәндә, «беренче» сүзен еш кабатларга кирәк. «Ул – Әгерҗе районында Россия Федерациясе Президенты Грантын алган беренче математика фәне укытучысы. Республиканың авторлык программалары һәм укыту-методик әсбаплары бәйгесендә район буенча беренче җиңүче дә, математика дәреслеге авторы Л.И. Звавич белән берлектә математика фәнен тирәнтен өйрәнүне оештырган беренче укытучы да, «Ел укытучысы» бәйгесен- дә дипломант исеменә лаек булган беренче математик та». Журналыбызда укытучыларга багышлап язылган мәкаләләр циклын «Монда тудык, монда үстек. Мондадыр безнең язмыш» язмасы дәвам итә.


Ислам динен беләсезме, дуслар? «Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә шул исемдә бәйге игълан итә. Сорауларны журнал битләреннән эзләгез. Җиңүчегә бүләк – Коръән китабы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ